Бүген Сәламәтлек саклау идарәсендә STEPS федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Эшлекле киңәшмәдә Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме һәм сәламәтлек саклауны төзү бүлеге башлыгы Елена Хафизова, Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Әлмәт мәгълүмат-аналитика үзәге директоры Лилия Җиһаншина, 3нче номерлы Әлмәт сырхауханәсенең баш табибы Айдар Габдуллин, «Татнефть» медсанчастенең баш табибы урынбасары Сергей Мешанин, Әлмәт ҮРХнең баш табибы Рафаэль Габдрахманов һәм «Медицина профилактикасы үзәге» баш табибы Зөлфия Салаватова катнаштылар.