ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

Туры һәм калын эчәк авырулары буенча пациентларның мөрәҗәгатьләре артканнан-арта бара. Күп утыру яшәү рәвеше, рациональ булмаган туклану, гаиләдә эчәклекнең ялкынсыну авырулары, полиплар яки колоректаль яман шеш булу геморрой, колоректаль яман шеш авырулары һәм калын эчәкнең башка авырулары барлыкка килү куркынычлыгын сизелерлек арттырырга мөмкин.

Теләче районында «Кан тапшырып – гомерне коткарасың!» акциясе узды. Бу көнне 75 Теләче яшәүчесе кан тапшырды, кан банкы 35,3 литрга донор каны белән тулыланды. Акциянең катнашучылары билгеләп үткәнчә, донорлык кешеләр сәламәтлегенә шәфкатьле, битараф булмаган мөнәсәбәтнең күрсәткече булып тора. Хәзерге вакытта заманча медицинада авыру кешеләрнең гомерләрен саклап калу өчен инновацион технологияләр, яңа буын препаратлары киң кулланыла, әмма авыруларны коткару өчен, донорлар канын алудан башка, кирәкле кан запасларын бернәрсә белән дә алыштырып яки тутырып булмый.

Белем көне алдыннан Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә хезмәткәрләрнең балалары өчен беренче сыйныф укучысы бәйрәме оештырылды. Клиник-экспертлык эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Вәлиуллин котлаулар белән чыгыш ясады. Ул укучыларга ныклы белемнәр һәм яхшы билгеләр теләде. Бәйрәм кунаклары өчен профессор Николяның фәнни шоуын оештырдылар. Булачак мәктәп укучылары төрле химик матдәләрнең бер-берсе белән ничек реакциягә керүен күрделәр, шулай ук фәнни экспериментларда мөстәкыйль катнаша алдылар. Шоу ахырында малайларга һәм кызларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм профсоюз комитеты ярдәме белән үтте.

Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында  «Халәл» стандарты кысаларында махсус җилем кулланып тегүсез алым белән сөннәтләү (циркумцизия)» дигән оператив тыкшынуны уздыруның яңа технологиясе зуррак популярлык туплый. БРКХнең балалар табибы урологы-андрологы, ТР ССМ баш штаттан тыш эксперты, медицина фәннәре докторы, профессор Наил Әкрәмов шушы методикага уңышлы ия булган.


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллективы Россия Федерациясенең Атказанган табибы,  медицина фәннәре докторы, профессор Александр Петр улы Пигаловның гаиләсе һәм якыннары кайгыларын уртаклаша.

30 августта Зәй үзәк район хастаханәнең сырхауханәсен һәм диагностика үзәген капиталь ремонттан соң ачтылар. 1 455 кв. м мәйданлы сырхауханә сменага 366 кешегә исәпләнгән. 51 хезмәткәргә  Диагностика үзәге 1 795 кв. м. мәйданлы лаборатория белән җиһазланырылган. «Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү» республика программасын гамәлгә ашыру чикләрендә учреждение биналарында зур эш эшләнде: эчке бүлмәләр тулысынча танымаслык булып үзгәрде, фасад үзгәрде, тышкы территориясе төзекләндерелде.

Уважаемые татарстанцы! Кадерле татарстанлылар!

Чын күңелдән сезне Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Шәһәр һәм Республика көне кысаларында «Казан» Гәилә үзәге алдындагы мәйданда «Җиңү өчен тест. Test to Win» акциясе булачак. Ул яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм ВИЧ профилактикасын популярлаштыруга юнәлдерелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы  «Яңа гасыр» автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы белән бергәләп проектны оештыручы булды.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Казан шәһ. «Азино» балалар сырхауханәсе биш еллыкны билгеләп үтте. Сырхауханә – Балалар республика клиник хастаханәсенең структур бүлекчәсе һәм ул консультатив-диагностик үзәгенең хәзерге заман принцибы буенча эшли. Учреждение составына керәләр: педиатрия блогы, тар белгечләр блогы, Амбулатор травматология һәм ортопедия үзәге, Фтизиатрия скринингы үзәге, «Доверие-Ышаныч» Медик-социаль ярдәм үзәге. Сырхауханә заманча медицина һәм реабилитация җайланмалары белән җиһазландырылган, дәвалау-диагностика процессы тулысынча мәгълүматлаштырылган, хезмәткәрләрнең эш урыннары IT-технологияләренең инновацион алымнары нигезендә автоматлаштырылган.

Саба үзәк район хастаханәсендә хирургия бүлеге палатасында шартлы янгын белән янгынга каршы күнегү уздырдылар. Хәзерге заман дәрәҗәсендә хезмәткәрләрнең һөнәри һәм психофизиологик әзерлекне саклау – шундый укуларның максаты. Күнегү барышында хастаханә һәм ГТХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) хезмәткәрләре эвакуация буенча уңышлы эшләрне  тормышка ашырылу, янгын үсешен кисәтү һәм аны бетерү өчен кирәкле күнекмәләр эшләп җиткерделәр. Күнегү тәмамланганнан соң учреждениедә ачык ут вакытында сүндергечне куллану техникасы буенча практик уку үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International