ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсендә урта медицина персоналы өчен фикерләрне тапшыру компетентлыгының тренингы узды. Укытуны медицина психологы Ольга Завгородняя уздырды. Тренингта катнашучылар «актив тыңлау» төшенчәсен — партнерны дикъкать белән тыңлый белү һәм аның карашын аңлый белү, «эмпатия» — башка кешенең эчке дөньясында  ниләр булганын дөрес кабул итү төшенчәсен өйрәнделәр.  Белгечләр эшлекле аралашу күнекмәләрен: бәйләнеш урнаштыру, мәсьәләдә юнәлеш бирү, үз фикереңне дәлилләү, үз мәнфәгатьләрен яклау, карарлар кабул итү күнекмәләре, компромисс булуны  яхшырттылар.

Традиция буенча, Республика көнендә, Яр Чаллы шәһәрендә «Акварель-2018» исемле чәчәкләр фестивале узды.  Шәһәр хуҗалыгының, сәламәтлек саклауның төрле тармаклары һәм башка оешмалар ел саен чәчәк һәм үсемлекләрдән композицияләр һәм фигуралар төзүдә катнашалар. Быелгы фестивальнең темасы-җиде могҗизаның берсе дип саналган "Семирамида асылмалы бакчалары".


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Мәскәү өлкәсенең дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Мәкъсүт Шадаев җитәкчелегендәге делегация  Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Кунаклар клиниканың инфраструктурасы һәм мәгълүмат мөмкинлекләре белән таныштылар.

Белем көнендә «183 нче номерлы Гимназия» ачылды. Анда БРКХнең «Азино» сырхауханәсенең медпункты урнашты. Уку елы дәвамында гимназия укучылары медицина ярдәмен алачаклар. Медпункт белгечләренең функциональ вазифаларына беренче медик-санитар ярдәм, вакцинопрофилактика, стоматология ярдәме, физик һәм хезмәт тәрбиясе керә. Моннан тыш, медицина хезмәткәрләре профилактика тикшерүләрен уздырачаклар һәм укучыларның физик үсеше белән танышачаклар: ничек балалар үсә, ничек аларның авырлыгы үзгәрә, сәламәтлек торышын бәяләяү.

Ак Барс хоккей клубының уенчылары – Гагарин Кубогы ияләре –  Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларның хәлен белергә килделәр. Клиника җитәкчеләре «барслар» өчен танышу экскурсиясен үткәрделәр. Аның барышында спортчылар пациентларның хастаханәгә килүен һәм нинди шартларда дәвалануын карый алдылар. Кунаклар буш кул белән түгел, бүләкләр белән килделәр. Рәсем конкурсның җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Пациентларның һәм аларның әти-әниләренең уенчыларга терле сорау бирү, фотога төшү һәм автограф алу мөмкинлеге булды.


31
август, 2018 ел
җомга

Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында стомалы пациентлар һәм аларның якыннары өчен Сәламәтлек мәктәбе узды. Операциядән соң күп кенә пациентларның аптырашта булып торуларын аңлап, очрашу оештыручылары яңа халәт турында белемнәрне киңәйтергә, препаратларның һәм барлык процедураларның нәтиҗәлелеге турында катнашучыларга максималь тулы мәгълүматны бирергә тырыштылар. Стома артыннан карауның заманча чараларының киң арсеналы булу онкопациентларга гадәти яшәү рәвешен алып барырга гына түгел, шулай ук активлыкны арттыру өчен ышанычлылыкны һәм комфортны тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә.

Мамадыш районыны сәламәтлек саклавының тарихы музее

«Вакытларны берләштерүче җеп» дигән шәһәр акциясендә катнашты. Мамадышлыларга күргәзмә земство чорыннан башлап якташлар-медиклар тарихы нигезендә хәзерләнде. Шәһәр һәм район медицинасы үсешенең тарихи картинасын хастаханәнең казанышлары һәм заманча халәте белән стенд тулыландырды. Экспозицияне Мамадыш РҮХнең баш табибы Дамир Хаҗиев тәкъдир итте.

2018 елның 7-8 сентябрендә Казанда «Россиядә баш һәм муен яман шешен диагностикалауның һәм дәвалауның заманча халәте: проблемалар, хәл итү юллары» дигән Казан онкология дискуссия клубы узачак. Дискуссия мәйданчыгында баш һәм муен яман шешен диагностикалауның һәм дәвалауның проблемалары белән шөгыльләнүче Россия Федерациясенең әйдәп баручы белгечләре җыелачаклар.

Медицина профилактикасы үзәге һәм Республика СПИД үзәге белгечләре Әлмәт муниципаль районының Новотроицк сала җирлегенә килделәр. Халык белән очрашуда медицина хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, анда ВИЧ-йогышы, ирләр сәламәтлеген саклау, гриппка, эчәк йогышына каршы вакцинация үткәрүнең кирәклеге турында сөйләделәр. Һәркем экспресс-ысул белән шикәргә һәм глюкозага кан тапшыру, шулай ук үзенең физик халәтенең гомуми бәясен белү, май массасын, организмда мускуллар массасы һәм суның нисбәтен кертеп, тән составының анализын үткәрерү мөмкинлегеннән файдаланды.

Республика клиник офтальмология хастаханәсендә халыкара стандартлар таләпләренә туры китереп, сыйфат менеджменты системасын эшләп чыгару һәм гамәлгә кертү буенча тренинг узды. Клиниканың җитәкчелеге һәм персоналы практикада СМСның асылы һәм төп принциплары, стандартларның төп таләпләре һәм аларны практикада куллану турында киңәйтелгән белем алдылар, процесслы алымны, эчке аудит һәм медицина ярдәмен күрсәтү процессында барлыкка килүче куркынычлылыкларга бәяләү үткәрүнең күнекмәләрен үзләштерделәр. Укытуны сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Премиясенең, Бөтенроссия сыйфат оешмасының,  РФ Сәүдә-Сәнәгать Палатасының техник җайга салу, стандартлаштыру һәм продукция сыйфаты буенча комитетының әйдәп баручы экспертлары Алексей Воронов һәм Сергей Коркин үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International