Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Администрациясенең башлыгы кубогына ирләр командалары арасында мини-футбол буенча турнирның төркем этабы уеннары уза. Республика наркология диспансеры командасы «Статус» командасына каршы матчта 11:0 исәбе белән отты. Чара футбол сөючеләрне һәм җанатарларны берләштерде. Катнашучыларны һөнәри судьялык көтте, һәр уен 10ар минутлы 2 таймда узды. Шунысы игътибарга лаек, узган ел Республика наркология диспансерының футболчылары 2нче урынны алган иделәр, алар финалда «уютный дом» командасына 2:1 исәбе белән оттырган иделәр.
Пациентка К. сәламәтлеге белән проблемалар 2017 елның башында ук башланды, шул вакытта кан авыруы ачыкланган иде. Көчсезлек, баш әйләнүе, даими рәвештә кан басымының югары булуы. Көннән-көн хатын-кызның сәламәтлеге начарлана иде. Һөнәре буенча кондитер буларак, ул Казанда яраткан эшен ташларга һәм бөтен игътибарын дәвалауга юнәлтергә мәҗбүр булды. Зур бармагында ялкынсыну (панариция) сәбәпле үзенең төп авыруы фонында хатын-кызның бөтен кулы шеште һәм көчле авыртулар башланды.
Бүген эре «Азино» балалар сырхауханәсендә эш визиты белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсеннән табиблар делегациясе булып китте.
2 җәйге ай периодында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ 5 югары уку йортының спорт-сәламәтләндерү лагерьларына – «К(ИБ)ФУ» ЮББ ФДАББУ «Яльчик», «КФТТУ-КХТИ» ФДБББУ «Яшел наратлык», «КФТТУ КАИ» ЮББ ФДБББУ «Икар», КДАТУ ЮББ ФДБББУ «Мишә», «КДЭУ» ЮББ ФДБББУ «Шеланга» – чыгуны оештырды.
Клиник практикага парентераль вируслы гепатитларны профилактикалау алымнарын кертүгә карамастан, HCV-йогышы, чит илләрдә кебек, шулай ук Россиядә дә күп кенә гемодиализ үзәкләрендә элеккечә шактый киң таралган. HCV диализлы авыручыларның йогышлану дәрәҗәсе, «Россия диализлы җәмгыяте» бөер алмаштыру терапиясе регистрымәгълүматлары буенча, ил буенча уртача 11,6%, регионга карап, 1-4%тан алып 25-50%ка кадәр тәшкил итә.
2018 елның 30 июлендә 15.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә «Онкология белән авыручы пациентларга паллиатив ярдәм» дигән Пациент мәктәбе узачак
Бүген шикәр диабеты белән авыручы балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт-сәламәтләндерү лагеренең профильле сменасының Ачык ишекләр көне узды. Профильле смена оештыручысы булып «Татарстан Республикасы инвалидларының Диабетик Җәмгыяте» Иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе И. Г. Гарипов) тора.
21нче номерлы «Студентлар» Шәһәр сырхауханәсенең табиблары лекцияләр һәм презентацияләр белән югары уку йортлары карамагындагы лагерьларга – «Икар» (КФТТУ КАИ), «Мёша» (КДАТУ) и «Шеланга» (КДЭУ) – килеп киттеләр. Сәламәт яшәү рәвешен мәгълүматлаштыру һәм популярлаштыру, нәкъ менә җенси тәрбия культурасы һәм авыруларның профилактикасы, әлеге чараның максаты булдылар. Лекцияләр барышында студентлар тормышында уйланылмаган адымнарның нәтиҗәләренә кагылышлы проблемалы моментлар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр. Студентлар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар белән таратыла торган материаларны алдылар.
Озакка сузылган авырудан соң 87нче яшендә Россия Федерациясенең югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган табибы, Казан медицина университетының психиатрия һәм наркология кафедрасы профессоры Давыд Моисей улы Менделевич вафат булды.
Сәламәт ир – сәламәт милләт. ТРда игълан ителгән Ирләр сәламәтлеге елы дәвам итә. Бүген ТКҮРКХ хезмәткәрләре илле ак шарны күккә җибәрделәр.