Татарстан Республикасында гражданнарның льготалы категорияләренә социаль пакетны (медицина өлешен) бирү турыда иртәгә 7 августта 10:00 сәг. ТР Министрлар кабинетында брифингта сөйлиячәкләр.
Спикерлар: ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева. ММЧ вәкилләре катнашуга чакырылалар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 6853 тапкыр чыктылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1391 чакыру. 965 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга, шул санда ЮТҺ урыннарына 50 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 54 кеше зыян күрде, 36 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. 2 кеше вафат булды. Янгыннарга медиклар 29 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән Казан медиклары 85 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенчага 5163 чакыру үтәлде, шул санда баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 211 һәм көчле миокард инфарктлары – 54.
Апас үзәк район хастаханәсе җирлегендә кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча белем бирү семинары узды. Экстремаль хәлләрдә беренче медицина ярдәмен күрсәтү турында медицина хезмәткәрләренә коткару хезмәте үзәгенең белгече Алексей Бойков сөйләде. Ул практикада күрсәтте, ничек гадәттән тыш хәлләрдә беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтергә.
«Пациентлар мәктәбе» Яр Чаллыда «Икенче сулыш» дигән онкология авырулары белән кешеләргә булышлык күрсәтү үзәгенең җирлегендә узды. Килүчеләр алдында Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы баш табибы Алмаз Хәҗиев чыгыш ясады. Үз докладында ул шәһәрдә онкология хезмәте үсешенең алдагы планнарын билгеләде.
Якынча 500 мең тапкыр татарстанлылар 2018 елның беренче яртыеллыгында ТР дәүләт хезмәтләре Порталында махсус сервис ярдәмендә һәм «ТР Хезмәтләренең» мобиль кушымтасында алынган медицина хезмәтләренең сыйфатын бәяләделәр. Шул ук вакытта «бишле» бәяләү куелган очракларның 85%. Хезмәтләр буенча кире элемтәне күрсәтүдә иң зур активлыкны Казанда, Чаллыда, Түбән Камада торучылар күрсәттеләр.
«Динамо-Казан» волейбол клубының, «Зенит» волейбол клубының һәм «Синтез» ватерпол клубының уенчылары яңа уен сезонында в интенсив тәртиптә күнегүләрне башларга әзер.
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шавалиев эш визиты белән Бөгелмәгә килеп китте.
Бөгелмә ҮРХнең баш табибы вазыйфасын башкаручы Илнар Вилданов кунакны хастаханәнең структур бүлекчәләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Баруның беренче чираттагы пункты сырхауханә булды. Анда хәзерге вакытта капиталь ремонт эшләре бара. Очрашу барышында җитәкчеләр Бөгелмә муниципаль районының балаларга һәм өлкән кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын һәм ала алырлыгын яхшырту турында, күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфаты белән пациентларның канәгатьләнү дәрәҗәсен арттыру турында һәм үзәк район хастаханәсе үсешенең перспективалары турында фикер алыштылар.
Табиблар делегациясе Мордва республика клиник хастаханәсеннән Татастанга эш визиты белән килеп китте. Баш табиб С.В. Ладяев белән бергә медиклар ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең эше белән таныштылар. Кунакларны баш табибның беренче урынбасары М.М.Миннуллин, баш табибның фән, үсеш һәм инновацион технология буенча урынбасары, , профессор М.В.Бурмистров каршы алдылар. Очрашу барышында җитәкчеләр республика клиникалар үсешенең мәсьәләләре турында фикер алыштылар, хирургия мөмкинлекләре һәм реанимация хезмәтенең көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасында 1 августтан башлап 10на кадәр «Өлкән яшьтә гиподинамияне профилактикалау» темасы буенча тематик ун көнлек уздырыла.
Урып-җыю эшләре башлану белән Яңа Чишмә муниципаль районының медицина хезмәткәрләре игенчеләрнең сәламәтлекләрен саклау өчен контрольны көчәйттеләр һәм кырга чыгуларны оештырдылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчеләре өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларны профилактикалау буенча лекторийлар уздырдылар һәм көчле миокард инфарктына һәм инсультка шик вакытында беренче ярдәм күрсәтү буенча буклетлар тараттылар. Моннан тыш, медиклар эсселек вакытында үз-үзен тотыш турында рекомендацияләр бирделәр.