ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов масштаблы ремонттан соң ачылган 2нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенә килеп китте. Сырхауханә Казанның Вахитов һәм Совет районнарында яшәүче 17 яшькә кадәр булган балаларга, шулай ук 28 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә һәм 20 мәктәп укучыларына медицина ярдәмен күрсәтә.

«Россия авыл яшьләренең союзы» Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы үзләренең шәхси үсешләре өчен шартлар тудыру максаты белән авыл территорияләрендә яшьләр арасында иҗтимагый лидерларны ачыклауга бөтенроссия конкурсын ачып җибәрә.

2018 елның 5 мартыннан башлап 11 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9381 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1031 чакыру керде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасына Айрат Далез улы Гарипов билгеләнгән.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген 10 сәгатьтән башлап 16 сәгатькә кадәр «МЕГА» сәүдә үзәгендә күкрәкнең яман шешен иртә диагностикалау буенча #минуздым дигән социаль акция узды. Барлык теләүчеләр турыдан-туры сәүдә үзәгендә  күкрәкнең түләүсез тикшерүен уза алдылар һәм Республика клиник онкология диспансерының табиблары онкологлары-маммологлары консультациясен ала алдылар.

Бүген Казан шәһәре сәламәтлек саклау тармагының 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычларны тавышландырдылар. Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының йомгаклау утырышы Казан дәүләт медицина академиясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Казан шәһ. башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашуларында узды.

Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Яр Чаллының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты Светлана Захарова, ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев катнаштылар.

Хирургның көне ничек уза, нинди операция гомер буена истә калды һәм һәзерге заман медицинаның мәсьәләләре нәрсәдә – «Татар-информ» МА махсус проектының яңа чыгарылышында үз гомере эчендә 8000 артык операция үткәргән яртыгасырлык стажы булган хирург – татарстан медицинасының легендасы Гәзиз Неттов  турында.

Татарстан Республикасында РИТЭК АҖ  «ЛУКОЙЛ»  ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсын үткәрә. Конкурсның максаты — хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру, көнүзәк социаль мәсьәләләрне хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативаларын хуплау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International