Бүген 10 сәгатьтән башлап 16 сәгатькә кадәр «МЕГА» сәүдә үзәгендә күкрәкнең яман шешен иртә диагностикалау буенча #минуздым дигән социаль акция узды. Барлык теләүчеләр турыдан-туры сәүдә үзәгендә күкрәкнең түләүсез тикшерүен уза алдылар һәм Республика клиник онкология диспансерының табиблары онкологлары-маммологлары консультациясен ала алдылар.