Татарстан Республикасы кардиологик хезмәт үсешенә зур өлеш кертү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, профессор Альберт Галявичка Россия кардиологик җәмгыятенең «Хөрмәтле кардиолог» исеме бирелде. Сарвар улы Альбертка бүләкне танылган европа кардиологы Фаусто Пинто (Португалия) тапшырды.
РКХдә «Төз буынын беренчел эндопротезлау: эндопротез чикләнлегенең дәрәҗәсен сайлау, арттагы чалыш бәйләвечне саклау белән төз буынын эндопротезлаүның үзенчәлекләре» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә РКХ, 7нче ШКХ, АМЯХ, ТКҮРКПХ, 12нче ШКХ, «Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. МСЧ табиблары травматологлары-ортопедлары, шулай ук Республика клиник хастаханәсенең фәнни-тикшеренү бүлегенең хезмәткәрләре катнаштылар.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә алдагы чалыш бәйләвеченең артроскопик пластикасы буенча мастер-класс Мәскәүдән төз һәм кулбаш буыннары травмаларының мәсьәләләре буенча эксперт Рафаэль Рифат улы Туктаров катнашуы белән узды.
Сез безгә сырхауханәләрнең һәм белгечләрнең эшләрен яхшыртырга булыша, Сезнең хокукларыгызны бозулар турында белдерә һәм аларның эшен оештыруын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.
Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә ИСО 50001 халыкара стандарты нигезендә энергетик менеджмент системасын кертү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
26 октябрьдә Корстонда Бөтенроссия шәфкать туташларының «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән конгрессы ачылачак. Ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Медицина профсоюз оешмаларының союзы булышлыкларында Татарстан Республикасы шәфкать туташларының ассоциациясе һәм «Казань Экспо» белән оештырылган.
Спасс районы Болгар шәһ. пенсионерларының «Өченче яшь» спартакиадасы узды. Спорт ярышларында районның 18 ветеран оешмасыннан, предприятиесеннән, учреждениесеннән һәм авыл бистәсеннән 110 артык кеше катнашты. Үз физик активлыкларын Спасс районы сәламәтлек саклау ветераннары да күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе (РФА) катнашуында оештырылган Иң югары сәламәтлек саклавын оештыру һәм аның белән идарә итү мәктәбенең җитәкчесе Гүзәл Улумбекова белән бүген очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хьюстонга (АКШ, Техас штаты) эш визиты чикләрендә булды. Очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, АКШда ТР сәүдә вәкиле Роберт Галиуллин катнаштылар. Яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә мөмкин юнәлешләр турында фикер алыштылар.
Инсульт – дөньяда үлүчеләр санының һәм инвалидлыкның әйдәүче сәбәпләреннән берсе. Россиядә инсульттан үлемнәр саны – дөньяда иң югарылардан берсе. Ел саен бу авырудан 200 000 якынча кеше үлә, тагын шулай ук – инвалидлар булып кала.
Түбән Камада торучылар медицина оешмасында булмыйча грипптан прививка ясата алалар – шәһәрдә вакциналаштыру мобиль пунктлары эшлиләр. Грипптан сакланырга эре сәүдә үзәкләренең һәм социаль яклау оешманың территориясендә мөмкин була.