Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау үсешенең мәсьәләләре буенча очрашулар Хьюстонда уздырды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе (РФА) катнашуында оештырылган Иң югары сәламәтлек саклавын оештыру һәм аның белән идарә итү мәктәбенең җитәкчесе Гүзәл Улумбекова белән бүген очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хьюстонга (АКШ, Техас штаты) эш визиты чикләрендә булды. Очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, АКШда ТР сәүдә вәкиле Роберт Галиуллин катнаштылар. Яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә мөмкин юнәлешләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International