ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда FIFA Генераль сәркатибе Фатма Самура  «Җиңү өчен тест. Test to Win» мәгълүмат үзәгенә килеп китте. Татарстан башкаласына тарихта беренче ФИФАның хатын-кыз-генсәркатибе «Ышаныч исеменә футбол» дигән форумда катнашу өчен һәм Конфедерацияләр кубогының Португалия – Чили ярым финал матчына  бару өчен килде.

Казанда ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе 3нче дәвалау корпусының пациентлары өчен зарарсыз уен мәйданчыгы ачылды.

Узган кич Зәй районында Яр Чаллы–Әлмәт а/ю 51нче км-да ЮТҺ булды. Ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, аларның өчесе ЮТҺ урынында вафат булды. 1 зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм 1 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Зәй үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Зәй ҮРХнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Татарстанның Кама аръягы регионында яңа булган бронхоскопиянең методикасын керттеләр – рентген-навигациясе астында үпкәләрнең периферик шешләренең трансбронхиаль биопсиясе.

Казанда Республика клиник онкология диспансерына (Себер тракты, 29) бүген Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте.

Талпаннар авыр вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын)  таратучы булырга мөмкин. Талпан энцефалиты – кешеләрнең авыр йогышлы авыруы, ул үзәк нерв системасына зыян китерә. Кешене йоктыру талпан ябышу вакытында була. Очракларның күбесендә инкубацион чор 7–14 көн, сирәк 1 көннән башлап 30 көнгә кадәр тәшкил итә.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин дәүләт-хосусый партнерлык чикләрендә «БАРСМЕД» диагностик үзәге белән 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә ачылган яңа магнит-резонанс томографиясе кабинетын карап чыкты.

Бүген Чистай үзәк район хастаханәсе территориясендә кан тапшыру буенча акция булды. Анда шәһәр һәм район халкы катнашты. Битараф булмаган кешеләр күп булды – пациентларның гомерләрен коткару өчен донорлар 22 литрдан артык кан тапшырдылар. Кан тапшыруда катнашканнар арасында – мактаулы донорлар, хастаханәнең һәм мәдәният үзәгенең хезмәткәрләре.

«Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә медхезмәткәрләр балалары арасында балалар рәсемнәре конкурсы узды. Балалар «Табиб/шәфкать туташы булырга хыялланам» һәм «Ата-аналарның һөнәре балалар күзләре белән» темаларына күп эшләр җибәрделәр.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 30 июнендә Казанда халыкара катнашу белән академик Владимир Михаил улы Бехтеревның туган көненнән 160-еллыгына багышланган «В.М. Бехтерев мәктәбе: чыганактан хәзерге заманга кадәр» дигән Россия фәнни-гамәли конференциясе булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International