ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсе онкогематология бүлегенең пациентлары FIFA 2017 Конфедерацияләре кубогы матчының тамашачылары булдылар. Якын кешеләр һәм БРКХ медицина хезмәткәрләре озатып баруларында, аларның сәламәтлеге табибларның хәвефләрен чакырмаган балалар, Россия-Мексика матчына килеп киттеләр һәм милли җыелма командасына рухландырып уңыш теләделәр. Иң яшь уңыш теләүчегә барысы 4яшь иде, ә балалар арасында  шушы елда мәктәпне тәмамлаучылар да булды.

Түбән Каманың «Гаилә» паркында сәламәт яшәү рәвешенә багышлаган чара узды. Ничек дөрес ашарга, сәламәтлек нәрсә ул һәм аны ничек сакларга – бу һәм башка сорауларга пракка  кечкенә килүчеләр җавап бирделәр. Балалар шулай ук конкурста һәм бию флешмобында катнаштылар. Һәр теләүче бу көндә үзенең артериаль кан басымын үлчи һәм Медицина профилактикасы үзәге белгечләренең консультацияләрен ала алдылар.

Түбән Каманың Консультатив-диагностик сырхауханәсендә һәм 1нче номерлы сырхауханәдә ремонт актив итеп бара. Бу объектлар сырхауханәләрне яңарту республика программасына керделәр.  Ремонттан соң сырхауханәләрдә иркен холлар, яңа җиһазлар һәм медицина җиһазлары барлыкка киләчәкләр. Бина ал ягы да яңартылачак.

2017 елның 19 июненнән башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 6974 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1445 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5247– төрле авыруларга, шул санда 196 инсультка һәм 41инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 81 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1049 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде. 18 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.


25
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция узды. Аның чикләрендә башкалада яшәүчеләр хатын-кызлар түләүсез карауны, сөт бизләрен тикшерүне уза һәм онколог-маммолог консультациясен ала алдылар.


23
июнь, 2017 ел
җомга

26 июньдә 15.00 сәг. Яр Чаллыда онкология белән авыручы пациентлар һәм аларның якыннары өчен Мәктәп узачак. Очрашуда сүз онкологик авырулар белән пациентларның ашаулары турында  һәм онколгиядән терелүчеләргә психологик ярдәм һәм булышлык күрсәтүнең үзәнчелекләре турында барды.

Баулы үзәк район хастаханесендә капиталь ремонттан соң гинекология һәм хирургия бүләкләренең ишекләре ачылдылар. Ачылу церемониясендә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, ТР ССМ Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Баулы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев катнаштылар.

Бүген Республика клиник хастаханәсенә Казахстан Республикасы Костанай өлкәсенең делегациясе килеп китте. Делегатлар кабул итү-диагностика бүлегенең, һәлакәтләр медицинасы ситуацион үзәгенең  эшләре белән таныштылар. Кунакларга Республика клиник хастаханәсенең мөмкинлекләре  турында сөйләделәр һәм республиканың башка хастаханәләре белән оешманың тәэсир итешү буенча үзәк системасының эшен күрсәттеләр.

25 июньдә «МЕГА» сәүдә үзәгендә 10 сәг. башлап 16 сәг. кадәр «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән социаль акция узачак. Акция чикләрендә хатын кызлар түләүсез Республика клиник онкология диспансерының онкологлары-маммологлары каравын, инновацион җиһазда ультратавыш тикшерүне уза һәм күкрәкнең яман шеше профилактикасы мәсьәләләре буенча табиблар консультациясен ала алачаклар.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләренең ассоциациясе Идарәсенең утырышы ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советының рәисе Чингиз Мәхмүтов катнашулары белән булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International