Әлмәт шәһ. «Нефтяник» хоккей клубының хоккеистлары Иннополис шәһ. Медицина үзәгендә тикшерү уздылар. Хокеистларны квалифицияле табиблар белән уздырган тикшерү – авырулар һәм җәрәхәтләнүләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле чараларының берсе. Хәлне бәяләү спортсменны җәрәхәтләргә китерүче факторларны ачыкларга һәм киләчәктә аларны бетерү буенча чараларны кабул итәргә рөхсәт итә.
Бүген Республика клиник хастаханәсендә пациентларның хәле һәм аларны дәвалау мәсьәләләре буенча медиклар өчен видеоконсультация системасын тәкъдим иттеләр. Хәзер хастаханә белгечләре район хастаханәләренең табиблары белән, хәттә ялда булганда да бәйләнешкә керә алачаклар.
Бүген Яр Чаллыда «Татарстан медицинасының үзгәрешләр лидерлары-2020. Корпоратив компетенцияләр моделе» дигән белем бирү сессиясе Автоград дәвалау оешмаларының җитәкчеләре катнашуы белән узды.
Иннополис шәһ. Дәвалау-реабилитация үзәгенә РФА академигы, профессор, «Медси» компанияләр группасы» АҖнең Стационар кластеры директоры Константин Лядов килеп китте.Очрашуда шулай ук Торгызу буенча дәвалау үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д. Елизавета Конева катнашты.
Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Кытай Халык Республикасы Сычуань провинциясенең делегациясе белән очрашты. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашу чикләрендә республика ведомствосы башлыгы Адел Вафин Татарстанда сәламәтлек саклау системасы ничек төзелгән, шулай ук приоритетлар һәм бурычлар турында сөйләде.
Эш сәфәре барышында Кытай Халык Республикасы Сычуань провинциясенең делегациясе Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Шулай Татарстан башкаласы кунаклары Республика клиник хастаханәсенең, Республика клиник онкология диспансерының, Балалар республика клиник хастаханәсенең, Регионара клиника-диагностика үзәгенең, Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең эшләре белән таныштылар.
Бүген «Бердәм Россия» көннәре» проектының чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенең медиклары Питрәч районында тикшерү уздырдылар.
Башкарма комитетның Мәгълүматый сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча идарәсе һәм Яр Чаллы шәһ. ММЧ «Шәһәр, предприятие, кешеләр» дигән махсус пректны җибәрделәр. Анда Чаллының алдынгы предприятиеләрен һәм оешмаларын тәкъдим итәләр. Бүген фото һәм видеокамералар төзәгече астында Кама балалар медицина үзәге булып чыкты.
Түбән Камада Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән бәйрәм чарасы узды. Концерт Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләренең көчләре белән оештырылган иде. Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә 2,5 мең медик хезмәт итә. Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова билгеләгәнчә, хастаханәне нык һәм көчле коллектив аера.
Бүген Яр Чаллыда, Боровецкий урманы районында, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше, шул санда ике яшьлек бала, зыян күрде. Бер кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә медиклар килгәнче вафат булды. Өч зыян күргән кеше урта дәрәҗәле хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.