Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыелышының VII чакырылышының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның Казан дәүләт медицина университеты дәвалау һәм педиатрия факультетларының 6 курс студентлары белән очрашуы узды.
Бүген Республика наркология диспансеры җирлегендә табиблар конференциясе узды. Конференциядә диспансерның психологлары һәм табиблар психотерапевтлар-наркологлар, шулай ук шәһәрнең башка профильле клиникалары вәкилләре катнаштылар.
Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министрының урынбасары Ваил Сурхой улы Адамов һәм Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе Хасан Лом-Али улы Сайдаев килеп киттеләр. Клиникага кунаклар Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләре белән Идарә итүчесе Идеал Азат улы Айзетуллов озатуында килделәр.
Республика клиник онкология диспансерында «онкологиядән сәламәтләнүче» пациентлар катнашкан «Сәламәтлек мәктәбе» узды. Спикер булып диспансерның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече Илсур Шәймарданов чыкты. Ул паллиатив медицина халыкка медицина ярдәме төрләренең берсе кебек 2011 елда барлыкка килде.
Бүген Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә иммунопрофилактика һәм йогышсызландыру-стерильләштерү тәртибенең мәсьәләләре буенча семинар узды. Шулай ук иммунобиологик дару препаратларын ташу һәм саклау шартларын тоту мәсьәләсе турында фикер алышылды.
Казанда Бөтенроссия дисциплинарара фәнни-гамәли «Бавыр фиброзы һәм стеатозы – хәзерге заман гепатология мәсьәләсе. Диагностика һәм дәвалау» дигән конференция узды. Конференциядә бавыр фиброзын һәм стеатозын диагностикалауның һәм дәвалауның мөмкин вариантларын, дәвамлы «В» гепатитны, бавырның алкогольле авыруын дәвалауга хәзерге заман карашларны һ.б. карап тикшерделәр.
Тәтеш районында туберкулез профилактикасы һәм аның белән көрәшү буенча акция узды. Табиблар-фтизиатрлар, шулай ук гомуми практика табиблары урындагы торучыларга мәкерле авыру турында сөйләү өчен районның хезмәт коллективлары һәм укучылары белән очраштылар. Акция максаты – сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлекне төзү, гигиена күнекмәләрен тәрбияләү.
Сырхауханәнең яңа бинасында халыкка амбулатория-сырхауханә ярдәменең үсешендә хәзерге заман үсеш юнәлешләрен кертергә планлаштырыла. Бөтен Идел буе районының һәм Совет районы өлеше – Азино микрорайонының торучылары өчен «Консультатив-диагностик үзәкне» оештыру концепциясе гамәлгә ашырылачак. Бу пациентларга бер бинада һәм үзенең микрорайонында диагностик тикшеренүләр, консультацияләр, дәвалауны узарга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «2016 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы медицина оешмаларында хезмәт саклауның хәле» темасына видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе узды. Анда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга медицина оешмалары эшенең төп юнәлешләрен билгеләделәр.
Кама балалар медицина үзәгендә пациентка юнәлгән корпоратив мәдәниятне формалаштыру буенча күнегү узды. Күнегү өлкән акушеркалар һәм шәфкать туташлары арасында үтте – анда урта буынның 33 җитәкчесе катнашты.