Бүген Казан дәүләт медицина университетында Россиядә Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көненә багышланган акция узды. Ел саен 20 мартта Халыкара Стоматологлар федерациясе инициативасы буенча World Oral Health Day (WOHD) – Бөтендөнья Стоматологик сәламәтлек көне билгеләнә. Россиядә шушы проектны оештыручы – Россиянең Стоматология ассоциациясе.
Яр Чаллы шәһ. башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев һәм Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзүе һәм торак үсешенең идарәсе башлыгы Илмир Исхаков 2017 елда капиталь ремонт буенча эшләрне уздыру планлаштырылган Яр Чаллының сәламәтлек саклау объектларын урап үтүне башладылар.
Республика офтальмология хастаханәсе табиблары-офтальмологларының делегациясе халыкара катнашуы белән 15нче Бөтенроссия «Витреоретиналь патологияне дәвалауның хәзерге заман технологияләре» фәнни-гамәли конференциясенә килеп киттеләр.
2017 елның 13мартыннан башлап 19на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8173 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1128 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6462– төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 47 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 85 тапкыр чыктылар.
«Татнефть» ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә районара киңәшмәсе булды. Анда 2016 елда Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш регионының халкына югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр. Киңәшмә эшендә катнаштылар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлеге башлыгы Николай Илюхин, шулай ук ТР көньяк-көнчыгыш медоешмаларының баш табиблары һәм урынбасарлары, кардиологлар, ЮМЯ-үзәкләре өчен җаваплы белгечләр.
Чистай районында ЮХКДИ (ГИБДД) ашыгыч медицина ярдәме станциясе белән бергә «Ашыгыч ярдәмгә юл бир» рейдын уздырдлар. Ул ашыгыч ярдәм хезмәтенең автомашиналарына хәрәкәтләрендә өстәнлекне бирмәү белән бәйле бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән.
Бүген Казанда «Татарстан медицинасы үзгәрешләренең лидерлары 2020» дигән беренче стратегик сессия Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашулары белән уза.
Бүген Республика клиник хастаханәсе җирлегендә сынуларны дәвалауның хәзерге заман алымнары буенча семинар булды, аның чикләрендә РКХнең травматология үзәгенең операцияләр бүлмәсендә мастер-класс узды.
Бүген РКХ җирлегендә йөклеләрнең пренаталь скринингына һәм йөклелекнең беренче триместрында бала үсеше бозылуын иртә диагностикалауның алгоритмларына багышланган республика семинары узды.
Бүген Саха Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе «Дуслык сырхауханәсе. Татарстан стандарты» дигән проектны гамәлгә ашыруның пилот мәйданчыгы булган Казан шәһ. 18нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә килеп китте. Делегация табиблар-участок терапевтлары, дежур табиблар һәм өйгә чакыруларны хезмәт итү буенча мобиль бригадалар эше белән танышты.