Бүген Кукмара районының Зур Сәрдек саласында модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылуы булды.
Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Кан тамырлары хирургиясенең чишелмәгән мәсьәләләре» дигән XV Юбилей халыкара конференциясе ачылды. Форум ел саен ангиологларның һәм кан тамырлары хирургларының Россия җәмгыяте белән оештырыла. Чарада Россиянең 54 регионыннан кан тамырлары үзәкләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре һәм ангиохирургия өлкәсендә әйдәүче галимнәр катнашалар.
Федераль льготникларның күбесе гарантияләнгән түләүсез дәвалауны яхшырак таптылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәмметшин эш визиты белән Апас районына килеп китте. Анда ул шушы елда тәмамланган капиталь ремонттан соң Апас районының үзәк район хастаханәсенә килеп китте. Хастаханәдә бинаның түбәсен һәм фасадын яңарттылар, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм коммуникацияләрне алмаштырдылар.
Бүген Республика клиник хастаханәсенә Россия Ангиологлар һәм кан тамырлары хирурглары җәмгыятенең президенты, Кан тамырлары хирургиясе буенча Европа җәмгыятенең (2000) президенты, А. В. Вишневский исемендәге Хирургия институтының кан тамырлары хирургиясе бүлегенең җитәкчесе, Россия дипломнан соң белем бирү медицина академиясенең клиник ангиология һәм кан тамырлары хирургиясе кафедрасының мөдире А.В. Покровский килеп китте.
26 августта 10.00 сәг. «Татар-информ» МАда Татарстан Республикасында дару тәэминаты өлкәсендә социаль хезмәтләр җыелмасын бирүгә багышланган пресс-конференция булачак.
Тәтеш районы үзәк хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С. Залалдинов һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе А.Б.Семенычев катнашуларында Медицина советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда шушы елның җиде ай эчендә Тәтеш РҮХ эшенең йомгакарын ясадылар һәм елның икенче яртысына мәсьәләләр билгеләделәр. Моның турында хастаханәнең баш табибы Р.Р. Салаватуллин тулырак сөйләде.
Төләче РҮХдә «Халык наркотизациясенең профилактикасын һәм сәламәт яшәү рәвешен төзү» темасына ведомствоара семинар-киңәшмә узды. Семинарда социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары А.Р.Шәйдуллин, Төләче муниципаль районының яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлегенең, мәгарифе, эчке эшләре, мәдәнияте, социаль яклавы, яше җитмәгән балалар эшләре буенча комиссиясе вәкилләре, шулай ук хастаханәнең хезмәткәрләре катнаштылар.
Балык Бистәсе район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсен уздыру чорында онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буенча акция узды. Балык Бистәсе РҮХ хезмәткәрләре акциядә катнашучыларга артериаль кан басымын үлчәделәр һәм онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы турында, аерым алганда тиренең яман шеше ачылуын ничек аңларга, дип сөйләделәр.
26 августта Югары технологияле ярдәм үзәгенең җирлегендә Республика клиник хастаханәсендә кан тамырлары хирургиясе буенча XV Халыкара конференция узачак. Россиянең 40 артык регионнарыннан Кан тамырлары үзәкләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре, шулай ук ангиохирургия өлкәсендә әйдәүче галимнәр кан тамырлары хирургиясенең чишелмәгән мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.