ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 22 августыннан башлап 28нә кадәр Казан шәһ. ашыгыч медицина ярдәме 7991 чакыру үтәде. Җәмәгать  урыннарына 1514 чакыру керде. Чакыруларның күбесе – 6225 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 183 инсульт һәм 33 миокард инфаркты.  Бала табуларга ашыгыч ярдәме табиблары 115 тапкыр чыктылар.

«Татарстан командасы» җәмәгать инициативасы чикләрендә «Милләт сәламәтлеге» дигән яңа проект Республика клиник онкология диспансеры һәм «Яшьләр институты» җәмәгать оешмасы белән бергә башланды.

Республика клиник офтальмология хастаханәсендә Пациент мәктәбе булды, анда шикәр диабеты вакытында күрү органының үзгәрүе турында фикер алыштылар. Шикәр  диабеты вакытында күрү органының иң кискен зарарлануы – диабетик ретинопатия. Ул үз вакытында дәвалау булмагач күзнең үткенлеге кимүенә китерә, аны югалтуга кадәр.

Яңа модульле ФАП Азнакай районының Югары Эстәрле саласында ачтылар. Бу «2012 – 2016 ел. Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» республика программасын гамәлгә ашыру чикләрендә Азнакай районында төзелгән инде исәп буенча 350нче ФАП.

Әлмәт районында ЮТҺ 2016 елның 26нче августында кич Әлмәт–Шөгер а/ю 5 км-да булды. Җинел автомобиль агачка бәрелү нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнчә 2 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.

2013 елның 28 августында ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе составында «Азино» балалар сырхауханәсе ачылды. Монда Казанның «Азино» микрорайонының балаларына һәм яшүсмеләренә беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтелә, беркетелгән балалар халкының саны 30 меңнән артык кеше тәшкил итә. Балалар сырхауханәсе җирлегендә консультатив-диагностика бүлеге, амбулатор травматология һәм ортопедия бүлеге, медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшлиләр.


26
август, 2016 ел
җомга

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов Мамадыш районына эш сәфәре чикләрендә үзәк район хастаханәсендә халыкны кабул итте. Җирле торучыларны инвалидлыкны оформить итүнең мәсьәләләре, льготалы дару чараларын тәэмин итү кызыксындырды. Алар Мамадыш РҮХнең медхезмәткәрләренең эшен уңай билгеләделәр.

Бүген Актаныш районының Иске Богады авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Район өчен ул инде сигезенче «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле ФАП.

Яңа уку елы алдында ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросында Белем көне узды. Бюро коллективы алдында «Педиатрия» һәм «Медицина биохимиясе» белгечлекләр буенча укуга җибәрелгән КДМУның беренче курста укучылары чыгыш ясадылар.

Хастаханәдә төрле булган хәлләргә табибларның әзерлеген бүген Югары Ослан районы үзәк хастаханәсендә тикшерделәр. Анда бүген «Шартлы янгынның  медицина-санитария нәтиҗәләрен бетерү» темасына тактик-махсус укулар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International