Конференциядә остеопороз, остеоартроз һәм скелетның башка метаболик авырулары белән пациентларга медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук остеопороз, сынулар, остеоартроз генетикалары һәм эпидемиологияләре, минераль алмашу бозуларын диагностикалау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Ирләрдә остеопороз, балаларда һәм яшүсмерләрдә скелетның метаболик авырулары һ.б. темаларына кагылып үтәчәкләр.
Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм реконструктив хирургия бүлеге табиблары операцияне яңа алым белән –сөт бизен реконструкцияләүне иркен перфорант корама белән ясадылар.
Бугенге көнгә 2 меңгә якын Түбән Камада яшәүчеләр грипптан прививка ясаттылар, – моның турында Түбән Кама районының Сәламәтлек саклау идарәсендә узган пресс-конференциядә хәбәр иттеләр. Грипптан сакланган кешеләр санында – Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчеләре, шулай ук дәвалау оешмаларының баш табиблары. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре вакцинацияне бүген уздылар.
«Сәламәтлегеңне тикшер» дигән акция Норлатта Татарстан Республикасы көнендә узды. Бәйрәм кунаклары артериаль һәм күз эчендәге басымны үлчи, Норлат РҮХ табибларының киңәшләрен, онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буенча мәгълүматый материаллар һәм «Үз-үзеңне тикшерү дәфтәрен» ала алдылар.
Коллектив эчендә дә, пациентлар белән үзара мөнәсәбәтләрдә дә конфликтлы шартларны чишүнең психологик тренингы Бөгелмә РҮХдә узды.
Балык Бистәсе районының Полянка саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А.Зарипова, Балык Бистәсе муниципаль районының башлыгы И.Г. Валеев, ТР ССМ метрологик һәм техник тикшерү бүлегенең башлыгы А.Д. Нәбиуллин, «Балык Бистәсе РҮХ» ДАССОның баш табибы М.Р.Китаев, Полянка саласы башлыгы Х.Ф.Хашимов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең (БСП ТРБ) Региональ сәяси советының әгъзасы, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы И.Х.Зиннуров, медицина хезмәткәрләре һәм җирле халык катнаштылар.
Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең яңа корпусына бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Аны ТР вице-премьеры Васил Шайхразиев, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озатып бардылар.
КДМУ командасы «Клязьмада мәгънәләр территориясе» дигән Бөтенроссия белем бирү форумында катнашты. КДМУ педиатрия факультетының 2 курс студенткасы Дарья Тимофеева Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәүче медицина үзәкләрендә стажировкага мөмкинлек алды.
Балык Бистәсе районында «Тукта, инсульт. Табиб һәм пациент – инсульт белән көрәшүдә партнерлар» акциясе башланды. Аның максаты сәламәтлекнең тормышка мөһим күрсәткәчләренә халык игътибарын тартырга.
Әлмәт районының Шегурча авылында яңа модульле ФАП ачылды. Бу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының инициативасы, «Татнефть» компаниясенең финанс булышлыгы һәм төзелешкә яңа карашлар аркасында мөмкин булды. Шегурча авылында яшәүчеләр өчен яңа ФАП барлыкка килүе чын бәйрәм булды.