ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бер көн элек 23.30 сәг. Әлки районында Юхмачы саласына якын ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль трактор тагылмасына барып бәрелү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр авыр хәлдә Әлки РҮХнә тапшырылдылар. Бер зыян күргән хатын-кыз алынган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлде. ЮТҺ урынына Әлки ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм урынлы табиб амбулатория бригадасы чыктылар.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Казанның Юдино поселогында «4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Казанның мэры Илсур Метшин, «ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» КБОның башкарма директоры  Тәлгать Абдуллин һ.б. озатып бардылар.

Иннополиста РКХнең Медицина үзәгенә «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Наил Маганов килеп китте. Кунакны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, РКХ баш табибы Рөстәм Гайфуллин һәм РКХ медицина үзәгенең җитәкчесе Айдар Багаутдинов озатып бардылар.  Кунакка дәвалау- реабилитацияләү үзәкне тәкъдим иттеләр һәм аның төп юнәлешләре турында сөйләделәр.

Бүген РКХнә Россия табибы акушер-гинекологы, профессор Марк Курцер килеп китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатып барды.

Көн сыен Россия юлларында юл-транспорт һәлакәтләре була, аларның нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә еш кына кан салырга таләп ителә. Бүген Казанда «АвтоМотоДонор» дигән акция узды, аның чикләрендә юл хәрәкәтенең актив катнашучылары донор була алдылар, шуның белән кан салуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итә алдылар. Бу көндә 70 артык кеше донор булды, кан банкы 31 литр кан белән тулыланды

Сарман районының Сарысаз Тәкермән һәм Зур Нөркәй салаларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылдылар. ФАП ачуда ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов,  Сарман муниципаль районының башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар.

Республиканың Югары ослан районында шушы көннәрдә узучы Студентлар белем бирү форумының катнашучылары өчен ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәшү буенча Республика үзәге «ВИЧ турында бел. Үзеңне тикшер!» дигән акция оештыра. Чара 2016 елның 16–17 августында уза.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

8 августтан башлап 14нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8040 чакыру үтәде.

Чакыруларның күбесе – 6153 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 159 инсульт һәм 41 инфаркт. Җәмәгать  урыннарына 1691 чакыру булды. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм табиблары 1180 тапкыр чыктылар, аларның 59 – ЮТҺнә, анда 58 кеше зыян күрде, аларның икесе үлде. Янгыннарга ашыгыч ярдәм хезмәте 21 тапкыр чыкты. Бала табуларга 108 чакыру керде.

Бүген Чирмешән районында медхезмәткәрләр «Солнечный (Кояшлы)» балалар лагерына килеп киттеләр. Тәмәке тарту һәм спорт туры киләләрме – шуның турында булачак спортчыларга табиб-статистик З.Миңлеголова сөйләде. Тәмәке тарту үсүне әкренәйтә, физик көчне, чыдамлыкны киметә, шулай ук хәрәкәтнең координациясен һәм тизлеген начарландыра. Энгәмә барышында шулай ук балалар белән сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.


12
август, 2016 ел
җомга

Агымдагы елның 7 ай эчендә республикада 2015 елның охшаш чорына караганда 1906 кешегә азрак үлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International