Һөнәри бәйрәмне бу елда Автоградның 10250 медицина хезмәткәре билгели.
Яңа ФАП Түбән Кама районының Поповка саласында урнашты. Соңгы 25 ел медпункт салада иске төзелеш баракта булган, анда кирәкле шартлар: канализация, су, җылыту һәм медицина җиһазлары – булмаган.
Бу елда мастер-класс хирургиядә һәм гинекологиядә хәзерге заман эндохирургия технологияләрен куллану мәсьәләләренә багышлана.
Казанда халыкара катнашу белән «Ирләр сәламәтлеге» дигән конгресс ачылды, аның эше 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика конкурсының номинантлары белән очрашты. Номинантларны сәламләп, министр барысын да җиңү белән котлады. Бөтен номинантлар – җиңүчеләр инде һәм алар бөтенесе – республика сәламәтлек саклауның горурлыгы, дип билгеләде ул. Очрашу барышында Адел Вафин сәламәтлек саклау системасында казанышлар, эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм барысына да уңышлар теләде. Бу елда чара тугызынчы тапкыр уздырыла. Төрле елларда аның җиңүчеләре – сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, тармакның ветераннары һәм башкалар. Шулай ук гадәткә керде: ел саен җиңүчеләрнең берсе төп бүләк сыйфатында автомобиль ала. ТР Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән җиңүчеләрне хөрмәтләү 17 июньдә 16.00 «Пирамида» МККда булачак .
«Ирләр сәламәтлеге» Россия җәмгыятенең президенты, профессор Армаис Камалов белән бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында булды, анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.
Һөнәри бәйрәмне бүген РКХ уздырды. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Г.Р. Гайфуллина коллегаларны котларга килделәр.
Бүген, 2016 елның 16 июнендә Казанның сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре белән Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Гражданнарга түләүсез медицина ярдәмен күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын үтәүне тикшерү буенча эш төркеменең күчмә киңәшмәсе булды.
Иптәшләрчә футбол матчы бүген Казанда «Трудовые резервы» стадионында узды. Уенда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты – ул Татарстан җыелма командасын җитәкчеләде. Икенче команданы – табиблар-урологларның Россия җыелмасын «Ирләр сәламәтлеге» Россия җәмгыятенең президенты Армаис Камалов тәкъдим итте.
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Мөслим район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына 1971 елның 22 маенда туган Рамил Азгар улы Мурзаханов билгеләнде.