ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

Җаваплы һәм күңелле миссия белән  ТР ССМ РКОДның баш табибы урынбасары И.В. Шәймарданов, бүлекләренең мөдирләре һәм өлкән шәфкать туташлары Республика клиник онкология диспансерында дәвалауда шушы вакытта булучы Бөек Ватан сугышының ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар. Рәхмәт сүзләре, җылы котлаулар һәм нык сәламәтлек теләкләре белән алар ветераннарга мөрәҗәгать иттеләр. Бөтен ветераннарга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр бирделәр.Deputy Head physician of RCOD OF TR HM I.V.Shaimardanov, managing units and head nurses have congratulated veterans of the Great Patriotic War and workers of home front staying on treatment in Republican Clinical Oncologic Dispensary with Victory Day.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгы алдында  Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОсы үзенең ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итте. Һәр ветеранга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылдылар, кирәкле ярдәм күрсәтелде. Үз чиратында ветераннар үзләренең сугыштагы һәм сугыштан соң тормыштагы тарихлары белән уртаклаштылар, медицина практикасыннан күп кызыклы очракларны сөйләделәр, профкомга һәм администрациягә игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

ТР ССМ Республика кан үзәгендә (1941–1945 елларының) Бөек Ватан сугышында совет халкы Җиңүнең 71-еллыгына  багышланган митинг булды. Татарстан Республикасы кан донорлыгының тарихы турында сөйләү белән коллектив һәм кан хезмәтендә эшләгән тыл                                                                                                                                                                           хезмәтчәннәре алдында ТР ССМ РКҮ баш табибы Рамил Габделхак улы Тураев чыгыш ясады. Шулай ук митингта хезмәткәрләр тематик шигырьләр укыдылар, сугыш елларының музыкасы яңгырады. Ахырда җыелганнар «Үлемнән коткару өчен рәхмәт сиңа, донор!» дигән мемориал янына чәчәкләр куйдылар.

Татарстан Республикасының суд медиклары делегациясе «Приморье крае суд-медицина экспертизасының бюросы» ДАССОна эш визиты белән килеп китте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итү алдында Яр Чаллы шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда тантаналы чара узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Магдеев госпитальдә дәваланучы Бөек Ватан сугышының ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрик итте һәм аларга бүләкләр тапшырды.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 19га, янгыннар буенча – 27гә, бала табулар буенча – 12гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 26га артты. 


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Рәсем сәнгате кешенең рухи һәм интеллектуаль  үсешенә генә түгел, ләкин аның психик сәламәтлегенә дә яхшы тәэсир итә, дип галимнәр исбат иттеләр. Рәсемнәр белән сокланып карап тору мизгелендә кешедә гашыйк булу хәлендә кичергән хис барлыкка килә. Рәсем сәнгате куркуны һәм тынычсызлыкны, авырту сизүен киметә ала һәм кәефне яхшыртуга китерә ала.

ТР ССМның баш штаттан тыш анестезиолог-реаниматологы, КДМУның анестезиология һәм реанимация, һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Айнагөл Бәялиева катнашуы белән  «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә узган «Полиорган җитешсезлек белән авыруларның сепсисы» шушы актуаль һәм бик әһәмиятле темага семинар багышланды.

Күрми торган кешеләрнең күбесе «Ярдәм» үзәгенә Төньяк Кавказдан, Чечнәдән, Башкортостаннан, Самарадан һәм Татарстанның районнарыннан килде.

Конгрессның Фәнни комитеты Австралиядән, Бөек Британиядән, Израильдән, Италиядән, Нидерландиядән, Россиядән, АКШ, Франциядән, Япониядән 15 галим белән тәкъдим ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International