ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан япон компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксына. Моның турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Токио шәһәрендә «Сәүдә-сәнәгый диалог: Россия – Япония» бизнес-миссиясе чикләрендә булган «Инфраструктураны яңарту өлкәсендә  Россия-япон хезмәттәшлеге» дигән сессиядә белдерде.

Бүген Чуваш Чүпрәлесе саласында тантаналы шартларда яңа фельдшерлык-акушерлык  пунктының ачылуы булды. Бу исәп буенча 9нчы модульле ФАП, 2016 елда икенче.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә онкология белән авыручылар һәм аларның туганнары өчен «Пациент мәктәбе» уза. Чараның темасы «Онкогинекология. Профилактика, диагностика һәм дәвалау». «Онкологик пациент мәктәбен» оештыручылар: «Рак авыруына каршы хәрәкәт» дигән регионара җәмәгать оешмасының Яр Чаллы бүлеге һәм «Рак авыруы җиңелә» дигән җирле җәмәгать оешмасы, Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы белән бергәләп.

Бүген Чирмешән  муниципаль районының Түбән Чыгтай саласында модульле фельдшерлык-акушерлык пункты эшли башлады. ФАП «2012–2016 елларга ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән республика максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә модульле технология буенча төзелгән.

Бөтенесенә дә билгеле, безнең сәламәтлегебез түбәндәге факторларның бердәм хәрәкәт итүгә бәйле яисә алардан төзелә: физик, биологик, психик, социаль, индивидуаль, һәм хәттә философик факторлар. Сәламәтлек бит – ул чыннан да авырулар һәм  үсеш җитешсезлекләре булмау гына түгел, ә кешенең яшәү рәвеше белән бөтен шул факторлар кушылмасында тулы иминлек.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

27 февральдә «Динамо» спорт базасында «Медицина университеты клиникасы» ДАССО хезмәткәрләре өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы булды

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Балалар республика клиник хастаханәсендә «Неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференциясе булды. Аның эшенә Россия ССМның «Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның дипломнан соң өстәмә белем бирү факультетының неонатология кафедрасы доценты, м.ф.к.  Г.А.Асмолова катнашты.

25 һәм 26 февральдә «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОда хастаханәнең баш табибы Р.А.Хәмидуллин инициативасы буенча медицина оешмасының өлкән шәфкать туташлары катнашкан «Эш аралашуының этикасы һәм психологиясе. Пациентны күздә тоту» дигән психологик тренинг узды. Тренингта 28 кеше катнашты. Аның нәтиҗәлелеген максималь арттыру максатында тренинг катнашучыларының  потенциалын ачу белән  психолог Татьяна Савельева шөгыльләнә. Тренинг күтәренке кәефтә  узды. Өлкән  шәфкать туташлары психологик укуларда актив итеп катнаштылар.  Шәфкать туташлары, һәрберсе 20 академик сәгать буена тиешле укуны узган микро төркемнәргә бүленделәр. Корпорация программасы бик туендырылган иде: тестлар, төркемнәр белән фикер алышулар, ситуатив уеннар, күнегүләр.


27
февраль, 2016 ел
шимбә

25–26 февральдә «Казан медицина көллияте» ДАҺББО  һәм «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО  җирлегендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының «Шәфкать туташлары эше» белгечлеге буенча студентлары арасында «Социаль һәм медицина тәрбиясе» компетенциясе буенча World skills Russia 2016 һөнәри осталыкның Региональ чемпионатының II этабы узды. Татарстан Республикасының 10 медицина көллиятеннән һәм училищесыннан 12 студент катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International