5 июльдә ТНВ телеканалының эфирында, 18.00дә, «Сәламәт буласың килсә... Фәридә Габитова белән» дигән телепрограмманың чираттагы чыгарылышын карагыз. БРКХ ДАССОсы ТР буенча «Профилактика һәм кешенең сәламәтлеген саклау үзәге» РИОсы белән бергәләп хәзерләнгән бу чыгарылышта сүз халык арасында ГТОны, массаларга физкультураны тарату буенча иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген популярлаштыру турында барачак. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен махсус бүлектә БРКХ педиатры, бүлек мөдире Лилия Зиатдинова һәм хастаханә клоуны Вжика ничек һәм ни өчен физкультура белән шөгыльләнергә кирәк турында сөйләячәкләр. Проект ТР Хөкүмәтенең НКО грантының акчаларына оештырылган.
Яшел Үзән РҮХдә «Мәҗбүри медицина иминияте системасында страховкаланган гражданнарның хокукларын яклауны тормышка ашыру» темасына түгәрәк өстәл уздырдылар. Шундый очрашулар 2012 елдан башлап уздырылалар. Түгәрәк өстәлнең эше белән ТР Яшел Үзән шәһ. һәм Яшел Үзән районында «Ак Барс-Мед» СК» ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалының директоры Ирина Тыгина, Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ибрашева һәм «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның баш табибы Илгиз Хидиятов җитәкчелек иттеләр.
Ике ел рәттән ТР суд медиклары Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итәргә республиканың кечкенә шәһәрләренә баралар. Бу юлы бәйрәм итү урыны дип Мамадыш – Вятка елгасындагы матур шәһәр сайланды.
Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2015» дигән Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) 2015 елның 19 июнендә 15.00 сәг. булачак.
Сәламәтлек саклау өлкәсенең көнүзәк мәсьәләләре бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашкан туры эфир темасы булдылар.
Россиянең әйдәүче балалар клиникаларының берсендә – Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларны ничек коткару турында Беренче каналда Елена Малышева белән «Здоровье» программасында сөйләделәр.Программага сылтама:
http://www.1tv.ru/video_archive/projects/zdorovie/p95520
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.