1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге "Болгар радиосы" радиостанциясендә яшь әниләр арасында «Бәбине имезеп үстерүнең файдасы турында мин нәрсә беләм?» бәйгесен үткәрде.
Тукай үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Хәйруллина Миләүшә Хәлил кызы педиатр-табиблар һәм шәфкать туташлары өчен балалар консультациясе хезмәткәрләре арасында "Балаларның сәламәтлеген саклауның төп принциплары" дигән темага лекция үткәрде.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Милли медицина тикшеренү үзәге хезмәткәрләре эш визиты белән Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә булды.
Әлмәттә 74нче яшендә танылган хирург, Әлмәт сәламәтлек саклау ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Александрович Семенов вафат булды.
Кул буыннарын эндопротезлау үсеше перспективалары дөньяның 70 иленнән 7000дән артык катнашучыны берләштерәчәк Евразия ортопедия форумының профильле секциясендә тикшереләчәк. Евразия ортопедия форумы Казанда 2023 елның 22-24 июнендә узачак.
134 пациент тикшерелгән. Консультация нәтиҗәләре буенча күп кенә пациентлар КФУның медицина-санитар бүлеге стационары шартларында дәвалану өчен сайлап алынды.
14 июньдә Республика кан үзәгендә 8:00дән 12:00гә кадәр «Бөтендөнья донор көне» җәйге донор акциясе узачак.
10 июньдә Югары Ослан районының Савино авылында, «Зөя калкулыклары» гольф-клубында, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәйриячеләр ярдәме белән, «Ак чәчәкләр» гольф буенча икенче халыкара хәйрия турниры узачак. Турнир медицина хезмәткәре көненә багышлана.
Югары Пәнәче авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча Зәй үзәк район хастаханәсенең фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт тәмамланды.
Апас районында җиде фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре төгәлләнде. Медпунктлар кече Болгоер, Ябалак, Түбән Биябашы, Коштаулы, Идрәс Тенки авылларында, шулай ук Кече Күккуз һәм Югары Балтай авылларында яңартылган.