ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Чаллының 7нче сырхауханәсенең амбулатор медицина реабилитациясе бүлегенә 60 млн. сумнан артык яңа җиһазлар килә.

20 ноябрьдә Педиатр көне билгеләп үтелде. Балалар сырхауханәсе мөдире, табиб-педиатр Гөлназ  Мөхәммәтова белән әңгәмә.

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең травматология бүлеге командасы «Игътибар - юл» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интеллектуаль квиз җиңүчесе булды.

Яр Чаллыда Халыкара диабетка каршы көрәш көненә багышланган шикәр авырулы балалар өчен хәйрия акциясе узды. Традицион чараның инициаторы һәм оештыручысы - Кама балалар медицина үзәгенең балалар табибы-эндокринологы Роза Сәлимуллина.

23-25 ноябрьдә Казанда "Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе"халыкара катнашында XIX Россия конгрессы уза. Быел ул Казан дәүләт медицина университетының Педиатрия факультеты ачылуга 90 ел һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең 45 еллыгына багышлана.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү дәвам итә – https://open.tatarstan.ru/polls/. «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Академик В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең «Сердәш 129» медицина психологы Невоструева Людмила Михайловна һөнәри янудан котылырга ярдәм итә.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе коллективын яшь кадрлар тулыландырды.

«Татнефть» грантлар конкурсында җиңү Нурлат РҮХнең гемодиализ бүлегенең су әзерләү системасын модернизацияләргә мөмкинлек бирде. Заманча җиһазлар бөер җитешсезлеге булган пациентларга сыйфатлы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм медицина хезмәткәрләре эшен җиңеләйтә.

Казанның «Ливадия – Татарстан» шифаханәсендә хакимият, эш бирүчеләр һәм профсоюзларның өчьяклы хезмәттәшлек институтына 30 ел тулуга багышланган «социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле механизм буларак социаль партнерлык» дигән фәнни-гамәли конференция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International