ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2022 ел
җомга

«Алексеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССУның клиник-диагностик сырхауханәсенә капиталь ремонт финиш сызыгына чыкты. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким Чаллы табиблары – кардиологлар һәм терапевтлар белән 5нче Шәһәр хастаханәсе базасында очрашу үткәрде.

Барлык медицина хезмәткәрләренә дә пациентны һәм үзләрен инфекцияләрдән саклау турында онытмаска кирәк, моның өчен авыруны кабул иткәнче һәм контакттан соң кулларны эшкәртергә, саклагыч кием, битлек киеп йөрергә кирәк.

Өченче яшь университеты студентлары алдында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең берьюлы ике кардиологы чыгыш ясады.

"Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру кысаларында, беренчел буынны модернизацияләү өлешендә, Алсу һәм Агропоселок микрорайонында яшәүчеләргә медицина хезмәтен күрсәтүне үз эченә ала торган «Гомуми табиб практикасы үзәге һәм балалар поликлиника бүлеге» объектларының төзелеше дәвам итә.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова һәм «Умиление» гаилә һәм ананы яклау үзәге психологы Анастасия Белобородова Казан рухи семинариясе студентларына әхлакый тәрбия, гаилә традицияләрен саклау һәм репродуктив сәламәтлек турында сөйләделәр.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең Прогресс ФАПы җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Исегезгә төшерәбез, модульле бина "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча төзелгән.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район җитәкчесе Радик Исламов Балык Бистәсе хастаханәсендә томограф кабинетын карады.

БРКХдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетының 90 еллыгына багышланган Россия фәнни-гамәли конференциясе уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International