ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 3 апрелендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә 3 үлчәүле 4D эхокардиография буенча мастер-класс белән хәзерге заман эхокардиографиясе буенча мәктәп уздырылачак.

Мәктәпне РФ ССМ РКФПКныңА.Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология ФТИның тикшеренүнең ультратавыш алымнарының  лабораториясе җитәкчесе, м.ф.д., проф. Саидова Марина Абдулатип кызы (Мәскәү шәһ.) катнашуы белән КДМАнең функциональ диагностика кафедрасы һәм ТР ССМ РКХ ДАССОсы уздыра.

2015 елның 3 апрелендә, Сәламәтлек саклау министрлыгының 19.03.2015 ел. 460 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Казан шәһ. «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБОда Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 138, 9нчы блок адресы буенча  Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Йомгаклау медицина активы (ТР хирургы көне) булачак.

2015 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министырлыгының 30.03.2015 ел. 546 номерлы боерыгына ярашлы «ТР ССМ РКХ» ДАССОда «Хәзерге заман ватан имплантлары, яңа инструментлар һәм остеосинтез технологияләре» мастер-классы уздырыла.

2015 елның 1 апрелендә «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда «2014 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасының медицина оешмаларында хезмәтне саклау һәм янгын хәвефсезлегенең халәте» темасы буенча видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе булды.

02.04.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 3 кеше ята. Аларның 1се – уртача авыр хәлдә, 2се – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 1 кеше; РКХдә – 1 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International