ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Хәзерге заман неонатологиясенең көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды, ул бөтен республикадан неонатологларны, педиатрларны, реаниматологларны җыйды. Чарада Идел Буе федераль округы буенча баш белгеч неонатолог Ирина Виноградова катнашты.

2018 елның 12 февраленән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8492 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1220 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6730– төрле авыруларга туры килде, шул санда 200 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 73 инфаркт.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Казанда Республика кан үзәгендә  уздырылган «Андрей» дигән донор акциясе тәмамланды. Акциягә исем яман шеш белән авырган һәм донор каны аркасында берничә ай яши алган Андрей Протас хөрмәтенә бирелде.

Республика медицина  китапханә-мәгүлүматый үзәгендә 2017нче ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Учреждение директоры Юлия Дрешер төп доклад белән чыгыш ясады.

Иң әһәмиятле нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, җитәкче билгеләгәнчә, 2017 елда төп юнәлеш булып Республика медицина китапханә-мәгълүмати үзәгенең сыйфат менеджменты системасын (СМС) камилләштерү торды, аерым алганда, ГОСТ Р ИСО 9001-2015 яңа версиясен гамәлгә кертү һәм яңа таләпләргә ярашканлыкка китапханә процессларының регламентлаштыручы документларын актуальләштерү.

Юлия Дрешер сөйләгәнчә, 2017 елда соңгы 9 ел эчендә беренче тапкыр китапханә фондының яңартылу саны үсте, китапханә, мәгълүмати, библиографик, редакция-нәшрият хезмәтләрен күрсәтүгә һәм мәгълүмати-библиографик продукцияне җитештерүгә вакытның типлаштырылган нормалары эшләнгән. Яңартылган фонд нәтиҗәләр бирде – мөрәҗәгатьләр саны 331 меңнән артты.

Юлия Дрешер хәбәр иткәнчә, 2018 елда төп бурыч булып китапханә хезмәтен күрсәтү системасын камилләштерү һәм халыкара, россия, региональ элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту кала.

Казанда Республика кан үзәгендә  уздырылган «Андрей» дигән донор акциясе тәмамланды. Акциягә исем яман шеш белән авырган һәм донор каны аркасында берничә ай яши алган Андрей Протас хөрмәтенә бирелде.

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУның баш табиб вазыйфасына Делян Артур Маркос улы билгеләнде.

Казанда Регионара клиник-диагностик үзәкнең йомгаклау медицина советы узды. Утырышта үзәкнең 2017 елдагы эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.

15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Арча районында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән һәм Арча үзәк район хастаханәсеннән норовирустан зыян күрүче барлык кешеләрне чыгардылар.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 11 февралендә укучыларның һәм өлкәннәрнең массакүләм агулануы турында хәбәр ителде.

«РКЙАХ» ДАССУда зыян күрүчеләрне хастаханәгә салу өчен өстәмә ятаклар куелды,  дәвалау-диагностикалау чараларының комплексы үткәрелде, төркемләп авыруның этиологик шифрын ачу өчен клиник материал алынды. Авыруның сәбәбе норовирус йогышы булды.

Бүген бөтен дөньяда Халыкара яман шеш белән авыручы балалар көне (International Childhood Cancer Day) билгеләнә. Бу көн 2001 елның сентябрендә Люксембургта ел саен уздырыла торган Яман шеш белән авыручы балаларның  ата-аналары оешмаларының халыкара  конфедерациясе (International Confederation of Childhood Cancer Parent Organisations) вакытында игълан ителде. Беренче тапкыр Халыкара онкология белән авыручы балалар көне 2002 елда үткәрелде.

Ел саен 15 февральдә операция шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн 2009 елда операцион шәфкать туташларының Европа ассоциациясе тарафыннан игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International