ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Киләсе сезонга республиканың 40% халкын вакцинацияләү планлаштырылган (Республика буенча 1 559 200, шул исәптән Казан буенча - 502 630 кеше), грипп авыруы һәм ОРВИ куркынычы янаган төркемдә торучы кешеләрнең 75 %. Вакцинация сезонлы авыруларның ешаюын киметү һәм эпидемиядән котылу мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең җитәкче вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы штаттан тыш балалар инфекционисты, КДМУның балалар йогышлы авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин хәбәр итте.

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.

Республика балалар клиник хастаханәсендә (ДРКБ) сыйфат менеджменты системаларының эчке аудиторларын әзерләү бунча консультацион-гамәли семинар булып узды. Оешмалар менеджменты системаларын камилләштерү методикасы авторы, Техник көйләү, стандартлаштыру һәм сертификацияләү институтының (ITRC) менеджмент системаларын эшләү һәм гамәлгә кертү юнәлеше фәнни җитәкчесе Максим Екатеринин ГОСТ Р ИСО 9001-2015 таләпләрен тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләрне яктыртты һәм семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Вакцинациядән соң иммунитет күпме вакыттан формалаша?

Вакцинациядән соң 14-21 көн узгач, 6-12 ай дәвамында иммунитет грипп авыруларына каршы торуны тәэмин итә. Авырудан йөз процент гарантияне бер генә дәвалаучы яки профилактик препарат та бирми. Вакцинациянең ни дәрәҗәдә ышанычлы саклау функциясенә ия булуы күп төрле факторларга бәйле, шул исәптән, пациентның яше һәм сәламәтлеге, шәхси үзенчәлекләре һ. б. Әмма уртача алганда, 100 кешенең 70-98е грипп белән авырмаган. Грипп белән авырып киткән очракта да,  (100 кешенең 2-30ы), авыру жиңел формада һәм өзлегүләрсез узачак. Шул рәвешле, вакцинация авыр формадагы,  улемгә китеруче чирләргә каршы торуны гарантияли.

Буген Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстан Республикасы клиник онкология диспансерының нур диагностикасы һәм томотерапия үзәгенең җиһазланышы белән танышты.

Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядә 3 томотерапия аппараты эшли, шуларның иң заманчасы Казанда куелган.

Яңа уку елын Республика клиник балалар хастаханәсе бинасында 150 бала каршы алды. Яшь пациентлар өчен бүген беренче дәресләр узды, анда укытучылар дәвалау һәм реабилитация узу дәвамында укуны ничек оештыру турында сөйләделәр.

Казан шәһәре Студентлар сырхауханәсе табиблары 7 меңнән артык студентка прививка ясадылар.

Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 28 августтан алып 3 нче сентябрьгә кадәр 7447 чакыру килеп ирешкән. Җәмәгать урыннарына 1247 чакыру килгән. Иң күп чакыруларның саны - 5873 - төрле авырулар, шул исәптән, 137- инсульт һәм 43-инфаркт.  

Белем көнендә КДМУның тантаналы линейкасы узды. Булачак табибларны котларга Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов килде.

Бүген югары медицина технологияләренең Мәгариф үзәгендә баш сөяге нигезе һәм гипофизар чокырының иң кыска инвазия хирургиясе техникасын өйрәнү буенча икенче гамәли мәктәп ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International