Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Исегезгә төшерәбез, Республикада гриппка каршы прививка ясату тулы куәт белән бара. Гриппка каршы прививканы беренче чиратта грипп куркынычы янаган төркемгә керүчеләргә - 6 айлык балалардан башлап балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә, төрле уку йортларында белем алучыларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулар белән авыручыларга, транспорт, хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә ясарга киңәш ителә.
Казан инновацион университетында Белем көненә багышланган «Мөһим белемнәр көне» акциясе узды. Республика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аларга каршы көрәш үзәге белгечләре «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә студентларга ВИЧ-инфекция турында белергә мөһим булган мәгълүматларны җиткерделәр. Акциянең максаты - яшьләрнең игътибарын ВИЧ-инфекциянең таралу проблемасына җәлеп итү.
Татарстанның медицина учрежденияләре җитәкчеләре «Leanга бер адым» тренингында катнаштылар, аның максаты катнашучыларны заманча компанияләр дөньясында кулланылыш алган «сакчыл җитештерү» тренингы концепциясе алымнары белән таныштыру.
Республика клиник хастаханәсенең мобиль үзәге, «Сәламәтлек - балаларга» федераль проекты кысаларында, ТР Буа районына юл тотты. Республика балалар клиник хастаханәсенең профильле белгечләре 80 артык тикшерү һәм консультация үткәрделәр. Кечкенә пациентларны көн дәвамында балалар аллергологы, травматолог-ортопед, невролог, колак авырулары табибы, балалар эндокринологы кабул итте.
Бүген Татарстанда 342607 федераль льготачы яши. Аларга закон тарафыннан, соцпакеттан файдаланып, бушлай даруларга ия булу яки, аннан баш тартып, акчалата компенсация алу хокукы бирелә.
«Бердәм Россия көне» кысаларында Республика медицина профилактика үзәге белгечләре «Буа электр челтәре» -- «Челтәрле элемтә компаниясе» хезмәткәрләренең сәламәтлеген тикшерделәр.
Өч атна дәвамында 40 яшьлек пациент Александр Тукмаков үлемнән бер адымда була. Өченче августта ул Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә бик авыр хәлдә барып эләгә. Табиблар экстрен рәвештә 4 операция ясыйлар. Бәхетсезлек пациент Һава десант гаскәрләре көнен бәйрәм иткәндә килеп чыга. Фатир ачкычларын таба алмаган ир урын-җире җәймәләреннән ясалган бау буйлап дүртенче каттан төшәргә уйлый. Түбән Кама кешесе төшеп барганда кинәт ычкынып китеп югарыдан егылып төшә. Егылу сәбәпле, ир күп кенә төрле җәрәхәтләр ала.
Бу көннәрдә, Казанда «Татарстан стандарты - Дустанә сырхауханә» проекты кысаларында, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәре медицина оешмалары житәкчеләрен, сырхауханәнең яңа эш принципларына укыту уза.
7 нче сентябрьдә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында (ИЭУП) «Мөһим белемнәр көне» мәгълүмати акциясе узачак. Республика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аларга каршы көрәш үзәге белгечләре «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә студентларга ВИЧ-инфекция проблемасы һәм профилактикасы турында сөйләячәкләр һәм ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест узу мөмкинлеге тудырачаклар.
Бүген Кама балалар медицина үзәге хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Үз үрнәкләрендә табиблар калганнарны вакцинация үтәргә, шул рәвешле үзләрен һәм якыннарын авырудан саклап калырга өндиләр. Вакцинация кертелеп бер-ике атна узгач, иммунитетның саклау функциясе формалаша, шуңа күрә, прививканы нәкъ менә хәзер, сезонлы грипп авырулары һәм ОРВИ күтәрелгәнче, ясату мөһим.