ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Профессор, Идел буе федераль округы буенча баш штаттан-тыш белгеч - пластик хирург, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры маммология бүлегенең табибы-онкологы Артур Исмәгыйлев Казах онкология һәм радиология ФТИның җирлегендә сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургия буенча мастер-класс уздырды.

Республика клиник онкология диспансерында бүген үз эшен  3нче Республика фәнни-гамәли «Анестезиологиядә һәм реаниматологиядә хәзерге заман технологияләр» дигән конференция башланды.

Казан ярминкәсе территориясендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 21нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә чикләрендә «Клиника практикасында МРТ диагностикасының хәзерге заман технологияләре» фәнни-гамәли конференциясе булды.

Бу көннәрдә Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә «ТР ССМ РКОД» ДАССОның баш табибы Илдар Хәйруллин җитәкчелегендә сөт бизенең реконструктив-пластик хирургия буенча XVII интенсив курс уткәрелә.

«Чиста куллар» флешмобы Регионара клиник-диагностик үзәгендә Бөтендөнья Чиста куллар көне алдында узды. РКДҮнең дәвалау физкультурасы табиблары биюдә ничек кулларны дөрес юарга  күрсәттеләр.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Адел Вафин Яшел Үзән РҮХдә сәламәтлек саклау өлкәсендә картаны куллану мөмкинлекләре турында сөйләде.

Казанга Санкт-Петербург вице-губернаторы Ольга Казанская башлыгында Санкт-Петербург сәламәтлек саклау вәкилләренең делегациясе килде. Делегация составында Санкт-Петербург Мәҗбури медицина иминиятенең территориаль фонды директоры Александр Кужель, Санкт-Петербург вице-губернаторының киңәшчесе Ирина Шарипова, Санкт-Петербургның Сәламәтлек саклавы буенча комитетның рәисе урынбасары Яна Кабушка һ.б.

Бүген 2016 елның 13 октябрендә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «2016 елның Европа кардиологлары җәмгыятенең яңа киңәшләре клиник практикасында» темасына фәнни-гамәли конференция булды.

2016 елның 20–21 октябрендә Казанда III Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән гәүдәләнешкә кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе» конференциясе узачак – ул  легендар Мэйо клиникасы белән бергә оештырылган шәхси һәм дәүләт медицина оешмаларының җитәкчеләре өчен  хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән идарә итү буенча  ел саен була торган бизнес-конференция.

Бүген Казан федераль университеты  Журналистиканың һәм медиакоммуникацияләрнең югары мәктәбендә (Ж һәм МК ЮМ) «Зарар китермә» дигән студентлар журналист эшләре конкурсынның җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү булды.  Санкт-Петербург балалар хосписы, ТР Сәламәтлек  саклау министрлыгы һәм КФУ журналистиканың югары мәктәбе аны оештыручылары булып чыктылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International