ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең капиталь ремонтының беренче чираты ахырына якыная. Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, эшләр ничек алга чыгалар һәм ремонт нихәтле сыйфатлы уздырыла дип карарга килде.

Бөтендөнья күз күрү көне ел саен октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча сукырлык белән көрәшү буенча «Күз күрү 2020: Күз күрүгә хокук» дигән глобаль программаны гамәлгә ашыру чикләрендә билгеләнә.

Яшь белгечләр белән очрашу Түбән Камада узды. Яшь кешеләр ординатурада якын арада гына укуны тәмамлап эш вазифаларына керештеләр. Яшь медхезмәткәрләре, ничек яшиләр һәм эшлиләр, үз җитәкчеләренә – Түбән Кама сәламәтлек саклау оешмаларының баш табибларына  сөйләделәр.

Бүген эш сәфәре чикләрендә Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХнә ИФОның медицина югары уку йортларының ректорлары һәм ректор урынбасарлары килеп киттеләр.

Мастер-класс умыртка баганасына операция ясауга багышланды. Өлкәнәю белән, шулай ук умыртка баганасында авырулар булганда аның кимерчәкләрендә үзгәрешләр була алалар, су күләме кими, ул аларның биеклеген киметъгә китерә. Кимерчәкнең түзуы,  тукымалары өзелүе, дөрес булмаган сын-гәүдә һәм тән хәрәкәте шулай ук кимерчәкне, аның дегенерациясен чыгарып, көчсезләндерә алалар.

Нефрология буенча Республика фәнни-гамәли конференциясе Казанда узды. Казан һәм Татарстан гомуми практика табиблары, терапевтлары, гемодиализ бүлекләренең һәм үзәкләренең нефрологлары өлкәннәр һәм балалар нефрологиясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Әлмәт 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә районда яшәүчеләр йод җитешмәү авырулары һәм гриппның, КРВЙның профилактикасы турында белүләрен ачыкладылар.  Әлмәт медицина көллияте студентлары организмда йод җитешмәү шартында барлыкка килә ала торган авырулар турында белешмәлекләр тараттылар.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 12-13 октябрендә Казан шәһ. кадрлар сәясәте буенча Идел буе федераль округының медицина һәм медик-фармацевтик белем бирү оешмаларының Координацион советы уза. Чараның координаторы – Казан дәүләт медицина академиясе.

Бүген «Казан ярминкәсенең» күргәзмә павильоны территориясендә Казан вертолетлар заводының генераль директоры Вадим Лигай Россиядә беренче медицина модуле белән «Ансат» вертолетының ачкычын Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинга тапшырды.

Казанда югары сыйфатлы  дару препаратларын, медицина техникасын, җиһазларын, сәламәтлек саклау өлкәсендә товарларны һәм хезмәтләрне базарга күрсәтеп чыгару буенча Татарстан Республикасының төп мәйданы булучы 21нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән күргәзмә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International