Казанда халыкара катнашу белән Татарстан Республикасы Һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең 25-еллыгына багышланган «Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең гадәттән тыш шартларда тәэсирләнүенә һәм эш итүенә әзерлек – аварияләр, һәлакәтләр һәм бәла-казалар вакытында зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме сыйфатын һәм ала алырлыгын арттыруның мөһим факторы» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
Республика клиник онкология диспансеры Miplants проектының төркеме – ИТ-паркының бизнес-инкубаторы резиденты белән партнерлык турында килешүгә имза куйды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы үзәге 1991 елда оештырылды. Татарстан бу юнәлеш буенча илдә беренче булды. Шул елларда МИ-8 вертолеты һәм ТУ-214, ТУ-230 самолетлары нигезендә оча торган госпитальләр эшләделәр. Шул вакытта һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең территориаль системасы кебек регионның һәлакәтләр медицинасы эшчәнлеген киләчәктә үстерү һәм камилләштерү өчен нигез төзелде. Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы хезмәте 1994 елда оештырылды.
Барселонада (Испания) EACTS 2016 Кардио-торакаль хирурглар Европа җәмгыятенең 30нчы юбилей съезды узды. Гадәттәгечә аның эшендә Европаның, АКШ, Бразилиянең, Аргентинаның, Һиндстанның, Кытайның, Япониянең һәм Россиянең әйдәүче клиникалары вәкилләре катнаштылар. Съездда әйдәүче Федераль һәм региональ кардиохирургия үзәкләренең җитәкчеләре һәм белгечләре безнең илнең вәкилләре булдылар. Анда Татарстан Республикасының делегациясе дә катнашты.
Республика судмедэкспертиза бюросы эксперт эшчәнлегенең югары сыйфаты ISO-9001 халыкара стандартының таләпләре буенча сертификат белән расланды.
Озакка сузылган авырулар белән кешеләрне дәвалауны нәтиҗәле планлаштыру өчен йөрәк камералары күләменең иң кечкенә үзгәрүләрен сыйфатлы күзәтергә рөхсәт итүче алымнарны кулланырга кирәк . Шундый алымнарның берсе – функциональ диагностика табиблары үз практикаларында кулланган эхокардиографияне уздыру.
Татарстанда «Аеклык ноктасы» проекты барышында 37 хатын-кыз эчкечелектән дәваланып терелделәр. Моның турында Татарстанда «Аеклык ноктасы» дигән пилот проектының үсешенә багышланган пресс-конференциядә«Татмедиада» ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары сөйләде.
Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсендә «Волонтерлар-медиклар» дигән Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергәләшеп Бөтенроссия акциясендә актив катнашалар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективларын Россия ГТХМ психологик хезмәтенең «Экстремаль хәлләр психологиясе. Теория һәм практика» дигән фәнни-гамәли конференциясе чараларын оештыруда һәм уздыруда актив катнашу өчен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр Рафис Хәбибуллин исеменнән рәхмәт хатлары белән билгеләделәр.
Әлмәт районының ике эре сәүдә йортында медицина оешмаларының белгечләре профилактика максатында да, консультация һәм дәвалау артыннан да үз вакытында табибка бару турында халыкның исенә төшерделәр.