27–29 майда Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда КДМУның «Менеджмент сәламәтлек саклавында» кафедрасы белән бергәләшеп «Төш күрү – аңсызга юл кебек» авторлар семинары уздырылды. Мастер-классны психолог, психологик фәннәр кандидаты, тренер-супервизор, ГЮТПАнең Эксперт советының әгъзасы, психотерапевт Колошина Т.Ю. (Мәскәү шәһ.) уздырды. Семинарда психологлар, психотерапевтлар, табиблар катнашты. Арт-терапия, психодрама, төш күрүләр белән эшләү психотехникалары күрсәтелделәр.
Халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларының табиблары-белгечләренең квалификацияләрен күтәрү максатында 27 майда Алексеевский ш.т.п. ТР ССМ баш белгече-колопроктологы, КДМУның 1нче номерлы хирургик авырулар кафедрасының профессоры Карпухин О.Ю. рәислеге астында «Колопроктологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән фәнни-гамәли конференция уздырылды.
Яр Чаллы шәһ. онкоавыруларының гомуми саны Республика онкология үзәгенең мәгълүматлары буенча 2015 елның йомгаклары буенча 15000 артыграк кеше тәшкил итә. Онкоавырулар белән шәхесләрнең артуы шәһәребезнең 2000 кешесен тәшкил итә.
Акцияне Казанның 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсе уздыра.
Эсселек – озакка сузыла торган һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәюгә китерә торучы көяш һәм эссе сугуларның сәбәбе. Эсселек – ул иң элек йөрәккә йөкләмә. Кан басымы күтәрелә, кислород җитми, кеше ешрак сулый башлый, тир күбрәк чыга, шуңа күрә йөрәк көчлерәк эшли башлый. Болар барысы инсультны, инфарктны кузгатучы гипертоник кризга китерә ала. Киңәшләрне рус телендә укыгыз.
Онкологик авырулар белән көрәшү елы чикләрендә Казанда «Мәгариф шешләргә каршы» дигән мәгълүматый кампания уздырыла. 28 майда «Мега» СҮдә «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» мәгълүматый проекты булачак.
2016 елның 19 майдан башлап 21нә кадәр Мәскәү шәһ. «Репродуктив органнарның онкологиясе: профилактикадан һәм иртә ачыклаудан нәтиҗәле дәвалауга» дигән I Милли конгресс һәм «Сөт бизе медицинасы» IV дисциплинарара форумы булды. Аның чикләрендә «Инфрамаммар җыерчыкның реконструкцияләнгән күкрәкнең формасына тәэсир итүе һәм җыерчыкны төзәтүнең хәзерге заман мөмкинлекләре» дигән доклад белән профессор., м.ф.д., ТР ССМ РКОД маммологик бүлегенең табибы-онкологы А.Х. Исмәгыйлев чыгыш ясады.
22 майдан башлап 25нә кадәр Россия Федерациясенең субъектлары буенча танышу сәфәре чикләрендә Татарстан Республикасына Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча БМО (ООН) Генсәркатибенең махсус кече илчесе Мишель Казачкин, киңәшчеләр Исабелла Барбосса һәм Раминта Штуйките килеп киттеләр.
Хәйрия ярдәмен күрсәтү күптәнге гадәтләргә ия һәм төрле формаларда күрсәтелә. Бу күренешкә шәфкать һәм мәрхәмәт хас, ә бу хисләр социаль хәлгә, җенескә һәм яшькә бәйсез бөтенебезгә дә хас. Хәйрия нигезендә мөһим мәгънә тәрбиябәдә һәм гаилә гадәтләрендә. Гөлнара Миранованың гаиләсендә барысы дөньяны шундый шатлы үзләштерүгә берләштерелгән, хәтта кызның каты авыруы да һәм инвалид креслосында яшәве дә бөтен кешегә ярдәм итәргә әзерлекне арткы планга этәргә сәләтле түгел.