2015 елның 16 июлендә дөньдан киткән талантлы хирург, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, Татарстанның сәламәтлек саклау министры булган Камил Зыятдинов турында телеочеркны «Татарстан» ДТРКның сайтында «Современник» бүлегендә карарга була.
Коллегалары аның турында якты истәлекне мәңгегә саклаячаклар!
«Кардиопатруль» оештыручылары бөтен катнашучыларны артериаль кан басымын күзәтеп торырга, физик күнегүләргә күбрәк вакыт бүлеп бирергә, шуның белән үз йөрәгеңә игътибар белән карарга. Тулы һәм бәхетле яшәү өчен бердән-бер мөмкин булучы сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, дип киңәш бирелде. Бөтен катнашучылар Яшел Үзән шәһ. сәламәтлек үзәгенә тикшерүгә чакырылдылар.
Конкурста катнашу республиканың укучыларына һөнәрне сайлауда үзбелгеләнергә, биология һәм анатомия өлкәсендә белемнәрне киңәйтергә һәм тирәнәйтергә, беренче медицина ярдәмен күрсәтүдә осталыкны төзергә рөхсәт итәчәк. Конкурс Татарстан Республикасы гомумбелем оешмаларының 8 һәм 9 классларында укучылар өчен, «Рус һәм татар телләрендә эссе» һәм «Постер» номинацияләрендә җиңүчеләр һәм приз алучылар өчен уздырыла.
«Үлемне кайда саталар, дип хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе чикләрендә 14 марттан 25нә кадәр «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССОның табиблары-наркологлары Татарстан Республикасының яшәүчеләренә Республика наркология диспансерының «Кайнар элемтә» телефоннары буенча консультацияләр ясаячак.
РФдә Республика Словениянең Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Примож Шелиго белән ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында булды. Очрашу барышында яклар ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре турында фикер алыштылар. Примож Шелиго Словения Татарстан Республикасы белән үзара мөнәсәбәтне ныгытуда кызыксына һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда актив булышлык итәргә әзер, дип басым ясады. Шул санда медицина мәсьәләләре дә кызыксынуны тудыралар.
2016 елның 15 мартыннан башлап 17нә кадәр Казан шәһ. «Казан ярминкә» ААҖ территориясендә Татарстан Республикасында Энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру көннәре узалар. Шул көннәрнең үзәк чарасы «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында» «Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016» дигән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең утырышы һәм аңа туры китерелгән XVI Халыкара симпозиум һәм XVII халыкара «Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016» махсуслаштырылган күргәзмә булачаклар. Гадәттәгечә Симпозиум һәм Күргәзмә эшләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы катнаша. ТР ССМ күргәзмә стендында экспозициядә «ТР ССМ медицина оешмаларында энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру белән идарә итү системасы» һәм сәламәтлек саклау оешмаларында энергоресурсларны нәтиҗәле куллануның йомгаклары буенча буклетлар тәкъдим ителәләр. Стендта тәкъдим ителгән мәгълүмат күргәзмәгә килүчеләрдә кызыксыну тудыра.
Түбән Кама сәламәтлек саклау оешмаларының 2015 елның эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында Совет йортында узган ведомствоара комиссиясендә сөйләделәр. Утырыш эшендә медоешмаларның җитәкчеләре, бюджет өлкәсе оешмаларының һәм сәүдә объектларының вәкилләре катнаштылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 47гә кимеде. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 15кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 21гә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 12гә, янгыннар буенча – 5кә, бала табулар буенча – 20гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 69га кимеде.
«Игелеклелек дөньяны коткарачак» дигән хәйрия акциясенең катнашучылары белән җыелган акчалар Балалар республика клиник хастаханәсенең территориясендәге гаилә кунакханәсенең ихтыяҗларына юнәлдерелгән. Проектка Казанның уңышлы һәм танылган яшәүчеләре булышлык күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Л.Р.Фазлеева Балалар республика клиник хастаханәсенә һәм клиникада дәвалауда озак булучы балаларга килеп китте. Реанимация һәм анестезиология бүлегендә пациентларга ярдәм күрсәтү вакытында күп белгечлек табибларының интенсив эшләре, уздырылган тикшерүләрнең киң спектры, препаратларның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары белән кулланырга кирәк. Клиниканың эшенә кертелгән мультидисциплинар караш турында «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның баш табибы Р.Ф. Шавалиев сөйләде. Бергәләшеп көч кую аркасында табиблар иң авыр җәрәхәтләр һәм яралалар белән керүче пациентларда уңай динамикага ирешәләр.