РФ ССМ Казан дәүләт медицина академиясендә «Ультратавыш диагностикасының көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә ультратавыш һәм функциональ диагностика табиблары, кан тамырлары хирурглары катнаштылар. Чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең башлыгы Ю.В. Аржанова, РФ ССМ КДМА ректоры Р.Ш. Хасанов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ультратавыш диагностикасы буенча баш штаттан тыш белгече, «ТР ССМ РКХ» ДАССОның диагностика хезмәтенең шефы М.Г.Тухбатуллин катнашулары белән узды. Чара программасында РФ «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның ультратавыш диагностикасы кафедрасы профессорларының һәм доцентларының чыгышлары узды. Инсульт белән авыручыларның йөрәк-кан тамырлары хәлләрен комплекслы ультратавыш диагностикасының принциплары, балага узмауның идиопатик факторларының ультратавыш диагностикасы, аналык бизләре авырулары вакытында эхография, шулай ук муенның неорган шешләрен ультратавыш диагностикалау һәм эчке эндометриозның дифференциаль ультратавыш диагностикасытурында фикер алыштылар. Докладлар белән бөтен чыгышлардан соң кан тамырларын демонстрацион ультратавыш тикшерүе мастер-классы булды.
«Татарлар үзенчә Селәнтәй бабай дип атаган, Иван Гурий улын безнең районда иң яшьләр генә белмиләр. Спасс районында туган булса да, без аны үзебезнеке дип гел санадык һәм саныйбыз, бу күренекле һәм уникаль шәхес белән горурланабыз», – дип Чирмешән районда яшәүчеләр сөйлиләр.
Казанның «7нче номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсе» ДАССОда, атап әйткәндә психоневрологик авырулар белән инвалид-балаларны торгызып дәвалау үзәгендә, Рух төшү чиркәвенең «Балаларга әкият бүләк ит» дигән проекты аркасында «Кар бураны» спектакле узды. Даваланучы балалар һәм аларның ата-аналары күп уңай тәэсирләр һәм хисләр кичерделәр.
«ТР Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОда атаклы хирург, казан онкология мәктәбен оештыручы, медицина фәннәре докторы, Казан ТКДИ (табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтының) онкология һәм хирургия кафедрасы прфессоры Мойше Зельман улы Сигал истәлегенә кабинет-музей килүчеләр өчен ачылды.
Бүген «Таттехмедфарм» ДУП дәүләт челтәренең 37нче номерлы яңа үзәк район даруханәсе Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр өчен үз ишекләрен ачып җибәрде.Чарада катнаштылар: ТР ССМ министры урынбасары Фаридә Яркаева, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Таттехмедфарм» ДУПнең генераль директоры Олег Акберов һәм шәһәрдә торучылар
Казанга 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең җирлегендә психологлар һәм табиблар өчен психотерапия буенча автор семинарын уздыручы танылган психолог, психотерапевт Т.Ю. Колошина килде.
Үз һөнәри эшчәнлекләре барышында медицина хезмәткәрләре стресс шартлары һәм бәхәсләр белән бәрелешәләр, шул вакытта үз хисләрен белдерергә аларның хокуклары юк. Тойгыларны тыю хис киеренкелеген көчәйтә, тәэсирләнүнең стереотип ысулына әйләнә, һәм нәтиҗәдә дәвамлы стресска китерә.
Акция онкологик авыруларның профилактикасына һәм иртә диагностикасына багышланган. Чараны оештыручылар: «Рак җиңелә» дигән урынлы җәмгыять оешмасы, ТР ССМ «РКОД» ДАССОның Яр Чаллы филиалы һәм Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» белән бергәләп «Кадр резервы» республика проектының катнашучылары.
Бүгенге көнгә СПИД кебек авыру җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны эре масштаблы эпидемия, чынлап кешелекне куркытучы XX һәм XXI гасырларның чумасы дип гадел атыйлар.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белән баш мие кан әйләнешенең бозылуын иртә диагностикалау максатында кан тамырлары бәлалары белән пациентлар өчен, Казанның Ветераннар госпиталенең неврология бүлегенең көндәлек эшендә бик кирәк булган 16-киселешле рентген компьютер томографы сатып алынды һәм урнаштырылды.