ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2016 ел
җомга

Сәүдә директоры С.В. Рыжов башлыгында  «Казан электротехник заводы» ХАОның вәкилләренә балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча, шулай ук  диагностиканы һәм реабилитацияне уздыру буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсенең  мөмкинлекләре күрсәтелделәр.

Казанның «Студенческая» сырхауханәсендә СПИД темасы буенча «Белем – ул тормыш» лекциясе узды. Лекцияне сырхауханәнең психологы, «Ана һәм бала» фондына нигез салучы  Светлана Изамбаева һәм аның фондының волонтерлары уздырдылар. Беренче заттан ВИЧ-йогышлы кешеләр тормышта очрый торган кан мәсьәләләр турында сөйләделәр. Шушы акциянең максаты – ВИЧ-йогышлы статус белән  кешеләргә толерантлы мөнәсәбәткә яшьләрнең игътибарын тарту. «Авыру кешеләргә толерантлы мөнәсәбәт турында без күп сөйлибез,  ләкин шул ук вакытта безнең алдан ук тискәре мөнәсәбәтебез бездә курку тудыра. Җанлы ачык аралашу бу мәсьәләгә сәламәт кешеләрнең мөнәсәбәтләрен үзгәртергә ярдәм итә.  Курку яисә җирәнүчән салкын караш  күзләре белән түгел, ә икенче, аңлау күзләре белән карарга».   

Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә хастаханәнең ревматологлары бүлекнең пациенткаларына Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартка багышлаган кечкенә концерт оештырдылар.

Хәзер «ТКҮРКХ» ДАССОда 2,5 меңнән артыграк кеше, алар арасында 402 табиб эшли. Табиблар белән комплектлаштыру 58%, урта медперсонал белән – 82% тәшкил итә. Түбән Камада белгечләрне тарту өчен күп эшләнә. Узган елда 22 хезмәт квартиры бүлеп бирелде, торакны сатып алу өчен 19 грант сайлап алынды, 4 табиб «Земский доктор» программасы буенча 1 млн сум алдылар, илнең югары уку йортларында 13 максатлы студент укый, алар югары уку йортларын тәмамлагач ТКҮРКХдә эшкә керешәчәкләр.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Медицина хезмәткәрләренең гадәттәге очрашуы барышында 2015 елның Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлегенең йомгаклары ясалдылар һәм 2016 елга бурычлар билгеләнделәр. Медицина советында  ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнаштылар.

Бүген  ФМКХнең Укыту-методик үзәгенең җирлегендә «ТР фармацевтик хезмәтенең 2015 елның эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» республика киңәшмәсе булды. Анда катнаштылар: Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча идарәсенең башлыгы Гүзәл Шакирова, ТР буенча Росздравнадзор җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин,  Мәскәү шәһ.Сәламәтлек саклау департаментының «Сәламәтлек саклау оештыруының һәм медицина менеджментының фәнни-тикшеренү институты» дәүләт бюджет оешмасы директоры Давид Мелик-Гусейнов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, шулай ук фармацевтик оешмаларның җитәкчеләре.

Бүген «Сарман РҮХ» ДАССОда сулыш юлларына кагышлы йогышларны диагностикалау, дәвалау, профилактикалау мәсьәләләре буенча район конференциясе узды.

«Яшәүнең сыйфатын һәм дәвамлылыгын арттыру – бүген дәүләт сәясәтенең иң приоритетлы юнәлешләренең берсе. Һәм монда сәламәтлек саклау системасына төп роль бирелгән», – дип Газимагомед Магомедов билгеләде. Шулай ук ул районда сәламәтлек саклау өлкәсенең тө бурычы – дәүләт гарантияләренең территориаль программысын үтәү, бөтен дәрәҗәләрдә башкару тәртибен ныгыту һәм медицина оешмаларына пациентлар килү вакытында иң уңайлы шартлар төзү, дип басым ясады.


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

3 мартта 10.00 сәг. ФМКХнең Укыту-методик үзәгенең (Оренбург тракты, 24) җирлегендә фармацевтик оешмаларның җитәкчеләре катнашуында  «ТР фармацевтик хезмәтенең 2015 елның эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» дигән республика киңәшмәсе булачак.

ММЧ вәкилләрен катнашырга чакырабыз!

Хәзерге вакытта Зика бизгәге түбәндәге регионнарда таралган:Үзәк һәм Көньяк Американың регионнарында (Мексика, Боливия, Бразилия, Колумбия, Гватемала, Доминика Республикасы, Эквадор, Сальвадор һ.б.), Кариб бассейнының, Африканың утрауларында (Сенегал, Уганда, Нигерия, Габон, Танзания, Египет, ЦАР, Сьерра-Леоне һ.б.), Үзәк, Көньяк (Мальдивлар) һәм  Көньяк-Көнчыгыш Азиядә (Камбоджа, Һиндастан, Индонезия, Пакыстан, Филиппин, Сингапур, Таиланд), Тын океан регионының утрауларында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International