ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә клиниканың хезмәткәрләре белән психологик укулар дәвам итә. Тренингларны әйдәүче белгеч Татьяна Владимир кызы Савельева – психолог, бизнес-тренер, коуч, арт-терапевт уздыра.

Алынган тәҗрибә  һәм Япония коллегалары белән бәйләнешләр, һичшиксез, Татарстанның стационарларында күрсәтелгән ярдәмне яхшырту максатында ТР медицина берләшмәсенең вәкилләре белән файдаланачак.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

БССОның эксперт бәясе буенча халыкның 14–15% табиб-психиатрда күзәтүгә мохтаҗ. Ләкин, Россиядә һәм безнең республикабызда соңгы елларда табиб-психиатрга мөрәҗәгать итү саны кимеп бара. Әгәр Россиядә табиб-психиатрның күзәтүе астында халыкның 2,8%  төркәлгән, Татарстан Республикасында бу күрсәткеч 2,2% тәшкил итә.

Конференциядә катнашу – фәнни эшчәнлек, инновацион эшкәртүләр белән шөгыльләнүче, яңа гына башлаучы медикларга тәҗрибә уртаклашуга, әңгәмәләрдә, халык алдында чыгыш ясауда үз көчләрен сынауга бик яхшы мөмкинлек.

Тәүлек эчендә 29 февральдә Казанның бала тудыру йортларында 50 сабый туды: 31 малай һәм 19 кыз. Гомумән алганда, бу ашыгыч һәм вакытыннан элек бала табулар. Бу көнне дөнья күргән балалар үз туган көннәрен 4 елга бер тапкыр гына бәйрәм итәчәкләр, шуңа карап 29 февральгә бала тууны планлаштырырга туры килми. Ләкин борыңгы ышанулар хәбәр итәләр: 29 февральдә туган балалар бәхетле дип саналалар һәм аларга аерым көч бирелә!

Яр Чаллыда тотрыклы демографик күрсәткечләр шартларында, бөтен ил буенча һәм бөтен дөньяда да шулай булып, гомуми яман шешләр белән авыручылар саны күрсәткеченең тайпылусыз үсүе күзәтелә. Статистика шундый: Яр Чаллының һәр 8нче хатын-кызы гомерендә сөт бизенең яман шеше белән авыртачак, һәр 6нчы ир кеше мәни бизенең яман шеше дигән үз диагнозын ишетәчәк.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан япон компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксына. Моның турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Токио шәһәрендә «Сәүдә-сәнәгый диалог: Россия – Япония» бизнес-миссиясе чикләрендә булган «Инфраструктураны яңарту өлкәсендә  Россия-япон хезмәттәшлеге» дигән сессиядә белдерде.

Бүген Чуваш Чүпрәлесе саласында тантаналы шартларда яңа фельдшерлык-акушерлык  пунктының ачылуы булды. Бу исәп буенча 9нчы модульле ФАП, 2016 елда икенче.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә онкология белән авыручылар һәм аларның туганнары өчен «Пациент мәктәбе» уза. Чараның темасы «Онкогинекология. Профилактика, диагностика һәм дәвалау». «Онкологик пациент мәктәбен» оештыручылар: «Рак авыруына каршы хәрәкәт» дигән регионара җәмәгать оешмасының Яр Чаллы бүлеге һәм «Рак авыруы җиңелә» дигән җирле җәмәгать оешмасы, Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы белән бергәләп.

Бүген Чирмешән  муниципаль районының Түбән Чыгтай саласында модульле фельдшерлык-акушерлык пункты эшли башлады. ФАП «2012–2016 елларга ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән республика максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә модульле технология буенча төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International