ТР ССМ акад. В.М. Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды.
2015 елда Татарстан Республикасы психиатрия хезмәтенең эшчәнлеге махсуслаштырылган медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга, аның гомумсоматик медицинасы белән якынаюга, шулай ук дестигсматизацияләү һәм психик авыручы кешенең хокукларын саклау максатында психик сәламәтлекнең мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын тартуга юнәлгән иде.
БССОның эксперт бәясе буенча халыкның 14–15% табиб-психиатрда күзәтүгә мохтаҗ. Ләкин, Россиядә һәм безнең республикабызда соңгы елларда табиб-психиатрга мөрәҗәгать итү саны кимеп бара. Әгәр Россиядә табиб-психиатрның күзәтүе астында халыкның 2,8% төркәлгән, Татарстан Республикасында бу күрсәткеч 2,2% тәшкил итә.
Киләчәктәге үзенең үсеше өчен хезмәтнең төп приоритетлы бурычлары: хастаханәдән тыш психиатрик ярдәмне камилләштерү һәм аның ала алырлыгын арттыру.