ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 16 декабрендә Казан дәүләт медицина университетында Идел буе федераль округының «Средневолжский» фәнни-белем бирү медицина кластерын оештыру турында Килешүгә кул кую һәм аның Үсеш концепциясе турында фикер алышу узачак.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы 2015 елның маеннан Россия Федерациясе халкына территориаль-участок принцип буенча медицина ярдәмен күрсәтүче участок терапевтларыннын, гомуми практика табибларыннан алынган атналык һәм айлык мәгълүматлар нигезендә сәламәтлек саклау системасының беренчел буынының эш нәтиҗәлелеген күзәтүне уздыра. Барысы  Россия Федерациясенең 85 субъектында өлкән халыкка хезмәт күрсәтүче 52 меңнән артык участок.

ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең коррупциягә каршы эш буенча комиссиясе утырышы 14 декабрьдә Идарә җитәкчесе Вера Головина рәислегендә Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдус Алимовның, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМның ИКБ һәм ККЭ бүлеге башлыгы Рамил Кадыровның, баш табибларның катнашуы белән узды.

Шул көнне бөтен медицина оешмаларында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узды.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 11 декабрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» ҮККда иң югары казанышлар спортында медицина хәленең һәм аның үсеш күренешенең мәсьәләләре буенча «СпортМед-2015» Х Халыкара фәнни конференция чикләрендә «Россия сәламәтлек саклау атнасы-2015» дигән Халыкара фәнни-гамәли форум узды.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе вазыйфасына Сабаев Олег Вил улы билгеләнде.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

14 декабрьдән башлап 16на кадәр Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге һәм «Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССОсы «Шәфкатъ туташлар эшендә факоэмульсификация» дигән тематик цикл уздыралар. Цикл максаты – факоэмульсификацияне уздыруда катнашучы операция эше белгечләрен хәзерләү сыйфатын күтәрү, операциядән соң чорда йогышлы  өзлегүләрнең үсешен кисәтү һәм пациентларның яшәү сыйфатын күтәрү.

Шарлы авторучканы алыр өчен бармакларны янәшә китерү, ишек ачыр өчен беләзек сөякләрен бору, аяк киеме бавын бәйләү өчен аякларны тездән бөгү... Көн саен без иң гади хәрәкәтләр ясыйбыз һәм әгәр алар авырту китермәсәләр, аларга игътибар  бирмибез. Ләкин ревматоид артрит белән җәфаланган күп кеше өчен хәтта шул кечкенә хәрәкәтләр дә азапка әйләнергә мөмкин. Артритның шушы төре турында «Яңалыклар – Татарстан» ДТРКнең корреспондентлары өчен ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-ревматолог, ТР атказанган табибы Абдракипов Рифкәт Җәүдәт улы сөйләде.

Сюжет адресы: http://trt-tv.ru/rossiya-24/medicina/rossiya-24-medicina-10-12-15/  


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Чирмешән РҮХ» ДАССО хезмәткәрләре Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган чираттагы акция оештырдылар һәм уздырдылар. Табиблар «Норлат аграр  техникумы» ДАСББОда күчмә очрашуны уздырдылар. Акциядә 72 укучы катнашты. Алар күп кызык мәгълүматлар ишетттеләр, аларны кызыксындыручы сораулар бирделәр һәм  ВИЧ йогышын профилактикалау буенча китаплар-буклетлар алдылар.

Халыкара коррупция белән көрәшү көне чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССО җирлегендә юстиция органнарының һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының вәкилләре белән коррупцион җинаятьләргә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча очрашу булды. Чарада район хастаханәсенең җитәкчесе Рәис Мостафин башлыгында бөтен структур бүлекчеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Очрашу чикләрендә баш табиб хокук буенча беле тарату чараларының әһәмиятлелеген һәм коррупция белән көрәшү темасының актульлеген билгеләде. Очрашу ахырында медицина хезмәткәрләре коррупциягә каршылык күрсәтүгә юнәлгән чараларны камилләштерү буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм теләкләр әйтеп бирделәр, шулай ук  охшаш очрашуларны уздыруның кирәклеген һәм хокук белемнәрен формалаштыруда һәм коррупциягә каршы хокук аңлауны арттыруда мондый чараларның әһәмиятлелеген билгеләделәр. Юстиция органнарының вәкиле очрашу барышында медицина хезмәткәрләре белән бирелгән сорауларга тулы җаваплар бирде.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Конференция программасына пленар утырышлар һәм чыгышлар гына түгел, катлаулы клиник очраклар турында фикер алышулар, белгечләр өчен  махсус мәктәпләр, әйдәүче экспертларның лекцияләре һәм мастер-класслары да керделәр. Форумның әһәмиятле гамәли мәгънәсе дә бар – ул табибларны өзлексез укытуга, экспертлар һәм төрле регионнарның белгечләре арасында тәҗрибә белән уртаклашуга булыша, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен гамәли сәламәтлек саклауга иң тиз урнаштыруны стимуллаштыра. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International