ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

24 ноябрьдә Казан Кремленең Туп ишек алдында ТР Дәүләт советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе өлкәсендәге хезмәткәрләргә, фән һәм мәдәният, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның эшлекләренә тапшырды. Республика парламенты башлыгының кулларыннан бүләкләрне 50дән артык Татарстанда яшәүчеләр алдылар.

2015 елның 24 ноябрендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм аларны профилактикалау үзәге» ДАССОна  Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясендә «Бюджет өлкәсенең предприятиеләре һәм оешмалары» категориясендә «Иң яхшы коллектив шартнамәсе» дигән VI Республика конкурсының җиңүчесенең дипломы тапшырылды.

Бүләк белән котлыйбыз!

Яр Чаллы шәһ. Элеватор тавы поселогында фельдшер-акушерлык пунктының (ФАП) тантаналы ачылуы булды. Районның халкын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Людмила Репина, район башлыгы Владислав Гаврилов, Яр Чаллының С.П. Титов исемендәге  картон-кәгазь комбинатының директоры Андрей Фомичев бәйрәм белән тәбрикләделәр. ФАПны ачу ТР Президенты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм шәһәрнең җитәкчелеге булышлыгы аркасында мөмкин булды. Проектны гамәлгә ашыру өчен республика һәм муниципаль бюджеттан 5 млн сумнан артыграк акча бүлеп бирелде. Элеватор тавы п. ФАП төзелеше 2015 елның язында башланды: апрельдә фундамент салынды, көзгә бина тулысынча төзелеп бетерелде һәм эксплуатацияләүгә тапшырылды. Бу ФАП «4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның хезмәт күрсәтү территориясенә керә. ФАП төзү аркасында Элеватор тавы п. торучылар   (1155 беркетелгән кеше)  табибка хәтле сыйфатлы медицина ярдәмен адым ераклыгында ала алалар.

30нче ноябрьдә онкологик аврулар һәм аларның туганнары өчен «Пациент мәктәбе» узачак. Чара темасы «Сөяк системасының метастатик зарарланулары. Профилактика һәм дәвалау».

Баш табиб Айрат Зиатдинов оешма структур бүлекчәләренең эше белән таныштырды: регистратураның, ашыгыч ярдәм блогының, иң яңа медицина җиһазлары белән җиһазландырылган функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары белән аякка бастырып дәвалау бүлегенең,  көндезге стационарның һәм башка бүлекләрнең; ТР ЭЯ БДМС, тавыш һәм визуаль хәбәр итү белән электрон чиратны «Студенческая» сырхауханәсенә кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы елы чикләрендә Бөгелмә РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре «Кан басымыңны үлчә» дигән акция уздырдылар. Бөгелмә шәһ. Хади Атласи исемендәге 14нче гимназиядә ата-аналар җыелышы вакытында 22 кеше тикшерелде.

РФ Җәмәгать палатасында донор хәрәкәтенең үсешенә кертелгән өлеш өчен – «Катнашу (СоУчастие)» VI Бөтенроссия премиясе белән бүләкләүнең тантаналы церемониясе узды. «Регион –донор хәрәкәтенең лидеры» номинациясендә «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОна 1 урын бирелде. Кан донорлыгының бөтен мөһимлеген аңлап, Татарстан Республикасы күп еллар буе донор хәрәкәтен үстерүдә һәм популярлаштыруда –  алдынгы регион. ТР ССМ РКҮдә ел саен күп санлы донор акцияләре уздырылалар, яшьләр тартылалар, халыкның төрле катларында актив донорлыкны пропагандалау үткәрелә.

23 ноябрьдә Әлмәткә эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килеп китте.Ул Әлмәт муниципаль районы дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары белән очрашуда ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе вазыйфасына Вера Головинаны билгеләү турында боерык тавышландырды, торучының мәнфәгатьләренә карата гомуми медицина мәсьәләләрен чишкәндә бергәләп эшләүдә булышлык күрсәтергә сорау белән мөрәҗәгать итте.

2015 елның 17 ноябрендә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсендә талакның кистасы буенча 46 яшьтәге З. авыручыга лапароскопик спленэктомияне хирурглар бригадасы ясады.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Нечкәбил» конкурс сайтында" (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестиваленең катнашучылары өчен тавыш бирү тәмамлана. Конкурста медиклар гаиләләре дә катнашалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International