ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
«Студенческая» 4нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССОсы йөрәк-кан тамырлары авыруларының рискларын ачыклауга һәм  профилактикалауга юнәлгән «Кан басымың  нормада – исәнлеккә-саулыкка үлчә!» дигән акцияне дәвам итте. Чараның катнашучылары Н.Г. Жиганов исемедәге Казан дәүләт консерваториясенең студентлары һәм хезмәткәрләре булды.  Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең иртә булган рискларын ачыклау буенча анкеталау уздырылды. Риск зонасында булган кешеләр ачыкланды, аларның һәрберсенә табиб-терапевт консультация ясады, артериаль гипертензияне профилактикалау буенча индивидуаль киңәшләр бирде. Патология ачыкланган очракта кешеләрне тирәнтен тикшерүгә җибәрде. Бөтен катнашучыларга танышу өчен артериаль гипертензияне профилактикалау буенча фәнни-популяр әдәбият тәкъдим ителде.

24
октябрь, 2015 ел
шимбә
Яр Чаллы шәһ. 5 нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау шәфкать туташы эше эшчәнлегенең өлкәсендә» дигән семинар узды. Семинарны «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССОның баш шәфкать туташы, сәламәтлек саклау идарәсенең шәфкать туташы эше буенча баш штаттан тыш белгече Гөлшат Дәүләтшина үткәрде. Семинар чикләрендә йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульттан соң  депрессия һәм аны җинеп чыгу турында презентацияләр тәкъдим ителделәр. Шәфкать  туташлары йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча хәзерге заман технологияләре һәм көчле авыручы  пациентларны карау алымнары турында фикер алыштылар.

23
октябрь, 2015 ел
җомга

Грипп һәм башка көчле респиратор вирус йогышлары (түбәндә – КРВЙ) белән халык авыручанлыгының сезонлы үсеш чоры башлана. Гриппны иң яхшы профилактикасы – вакциналау. Гриппка каршы вакциналау Милли профилактик прививкаларның календаренә кертелгән һәм мәҗбүри.

Йөреп кайтудан, бәдрәфтән, җәмәгатьчелек урыннарыннан соң һәм ашау аддыннан да кул юуның мөһимлеге төрле авырулардан үзеңне саклауда тора. Кул юуның яхшы гадәте, профилактиканың нәтиҗәле чарасы кебек, мөмкин кадәр иртәрәк тупланырга тиеш. Бу максат белән Бөтендөнья кул юу көне һәм Бөтендөнья сәламәт ашау көне чикләрендә Әлмәт муниципаль районының Абдрахман мәктәбенең балалары өчен викторина белән «Чиста куллар көне» уздырылды.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 13–16 октяберендә Мәскәүдә сулау органнарының авырулары буенча XXV Милли конгресс, анда 2156 делегат теркәлде, алар арасында Россия Федерациясенең 34 субъектының 1205 вәкиле, БДБнең, якындагы һәм ерактагы илләрнең 148 делегаты, Европа респиратор җәмәгыятенең 7 вәкиле.

«Сәламәт буын» дигән сәламәт яшәү рәвеше буенча фестиваль Әлмәт 1 нче номерлы УББМдә 6нчы класста укучылар өчен башланды. Чараның оештыручылары – Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә, «Саулык» һәм «Эдельвейс» яшьүсмерләр клублары, Әлмәт медпрофилактика үзәге  балаларда актив яшәү позициясен формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максаты белән чараны уздырдылар.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 2015 елның 12 октябреннән башлап 21нә кадәр ел саен 16 октябрьдә билгеләнгән   Бөтендөнья сәламәт ашау көненә туры китерелгән «Сәламәт ашау турында сөйләшик» дигән ункөнлек узды.

Татарстан Републикасы территориясендә модульле ФАПларның ачылулары «2012–2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән Республика максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылалар. Бүген Камай саласында модульле ФАПның тантаналы ачылуы булды. Биектау районында 8 шундый корылма эшли инде.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән тыгыз үзара йогынтыда музыка көллияте сәламәт яшәү рәвеше турында белем арттыруга ярдәм итүче очрашулар уздыруны куллана. Бу юлы белем бирү оешмасының биналарында студентлар һәм укытучылар Әлмәт СПИД-үзәгенең һәм тире-венерологик диспансерның табиблары белән очраштылар. ВИЧ-йогышы, куркынычсыз тәртип һәм җенси юллар белән таратылучы авырулар турында әңгәмә белән СПИД үзәгенең табиб-методисты Елена Фролова һәм ӘТВДның баш табиб урынбасары Юрий Батрасов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International