ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Берләштерелгән халыкара комиссиясе (БХК) карары буенча халыкара күзәтүчеләр төркеме экспертизасының нәтиҗәләре нигезендә Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсы АККРЕДИТАЦИЯ статусын алды. Бүген бөтен дөньяның 90нан артык илдәге 800дән артык медицина оешмаларына JCI белән вәкаләт бирелгән. Һәм «АМЯХ» ТР ДАССОсы шул оешмаларның рәтләрен тулыландырды.

21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

СПИД, эчкечелекне, тәмәке тартуны һәм токсикоманияне профилактикалау буенча Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты карамагындагы Ведомствоара комиссия эшенең планына ярашлы Әлмәт СПИД үзәге зур профилактик эш уздыра, шул санда шәһәрнең оешмаларында һәм предприятиеләрендә лекторийлар үткәрү буенча. Андый лекцияләр белән беррәттән видеороликлар күрсәтелә, мәгърифәтчелек материаллар таратыла һәм килгәннәрдә зур кызыксыну уяталар. 15 октябрьдә «Әлмәтнефть» НГЧИнең конференцзалында Әлмәт СПИД үзәге белгечләренең цехларның эш коллективлары һәм идарә итү аппараты хезмәткәрләре белән очрашу булды. Республикадагы һәм райондагы ВИЧ-йогышы буенча эпидхәл һәм реаль тарихлар белән табиб-эпидемиолог Алсу Газыймова таныштырды, куркынычсыз тәртип буенча гомуми киңәшләр табиб-методист Елена Фролова бирде.

 

Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат-хезмәте

«Лениногорск район үзәк хастаханәсе» ДАССОда «Педиатр көне» чикләрендә «ТР балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең региональ системасында муниципальара үзәкләрнең роле» темасына семинар-киңәшмә булды. Семинар эшендә Татарстан Республикасының 27 районнан РҮХ баш табибларының балачак һәм бала табарга ярдәм итү буенча урынбасарлары, район педиатрлары, балачак хезмәтенең структур бүлекчәләре мөдирләре катнаштылар. Семинар-киңәшмәне уздыру җирлеген сайлау очраклы түгел. Лениногорск районында 2 муниципальара үзәк уңышлы эшли: балалар хирургиясе үзәге (1980 елдан башлап) һәм балалар реанимациясе үзәге (1992 елдан башлап). Үзәкләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш регионының балалар халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелә. Семинарда муниципальара үзәкләрнең роле, аларның мәсьәләләре һәм үсеш юнәлешләре, пациентларның нигезле маршрутизациясен тәэмин итү турында кызыксындыргыч әнгәмә булды. Киңәшмә программасы ахырында аның катнашучылары «Лениногорск РҮХ» ДАССОның капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң яңартылган балалар стационарына барып кайттылар, анда балалар хирургиясе һәм реанимациясе үзәкләре урнашкан.
Бүген «Югары медицина технологияләрнең белем бирү үзәге» КБПда «Өлкән халыкның билгеле төркемнәрен диспансерлаштыру барышында профилактик консультацияләр бирү мәсьәләләре турында» темасына республика семинары булды. Семинарда катнаштылар: ТР ССМ сәламәтлек саклау территориаль органнарының һәм ТР сәламәтлек саклау дәүләт оешмаларының җитәкчеләре, гомуми практика табиблары, терапевтлар, сәламәтлек үзәкләренең, медицина профилактикасы үзәкләренең, бүлекләренең һәм кабинетларының медицина хезмәткәрләре. Семинарны ТР ССМ профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклауны төзү бүлегенең башлыгы Хафизова Е.Д. ачты. Докладлар белән чыгыш ясадылар: Галявич А.С. – Россия ССМның «Казан ДМУ» ЮҺББ ДБББОның кардиология кафедрасы мөдире, профессор, ТР ССМ баш штаттан тыш белгече-кардиологы; Гаврилов И.А. – Республика баш тамырлары үзәгенең («РКДҮ» ДАССО) оештыру-аналитик бүлекнең мөдире; Мәҗитов Б.К. – «ТР ССМ РКОД» ДАССОның диспансер-профилактик бүлегенең мөдире; Вәлиева Ф.В. – Россия ССМның  «Казан ДМУ» ЮҺББ ДБББОның эндокринология кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д.; Хәмитов Р.Ф. – «Казан ДМУ» ЮҺББ ДБББОның 2нче номерлы эчке авырулар кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор, Казан шәһ.пульмонология үзәгенең җитәкчесе; Фролова О.А. – Россия ССМның «Казан ДМА» ӨҺББ ДБББОның гомуми гигиена  кафедрасы профессоры, м.ф.д.; Шакирҗәнов Г.З. – «ТР ССМ РНД » ДАССОсының наркоманияне профилактикалау кабинеты мөдире.  Йөрәкнең ишемик авыруын профилактикалау, инсульт, шикәр диабеты, респиратор авырулар, тәмәке тарту, наркомания, эчкечелек буенча, сәламәт һәм авыру кешенең ашавы турында, шулай ук онкологик авыруларны ачыклауда өлкән халыкның билгеле төркемнәрен диспансерлаштыру нәтиҗәлелеген күтәрүдә беренчел челтәр медицина хезмәткәрләренең роле турында мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бөтендөнья остеопороз белән көрәшү көне чикләрендә «Мамадыш РҮХ»  ДАССОда 20 октябрьдә стационар һәм сырхауханә пациентлары өчен «Остеопорозны профилактикалау һәм дәвалау» темасына семинар булды. 30 кеше анкета тутырды, алар арасында 14 кешедә остеопороз буенча риск югары.
26 октябрьдә 13.00 сәг. Яр Чаллы шәһәрендә сөт бизенең яман шешен дәвалауның яңа технологияләренә багышланган «Пациентлар мәктәбе» булачак. Түләүсез мәгълүматый-мәгърифәтчелек чарасы Халыкара сөт бизенең яман шешенә каршы көрәш аена туры китерелде һәм «Яман шешкә каршы хәрәкәт» регионара җәмәгатьчелек хәрәкәте һәм «Яман шешне җиңеп була» дигән җәмәгать оешмасы белән оештырылды. Мәктәбнең максаты – пациентларга, аларның туганнарына һәм якын кешеләренә «беренче куллардан» – әйдәүче табиблар-онкологлардан, югары квалификацияле психологлардан һәм юристлардан – авыру турында объектив мәгълүмат бирергә. Дөрес дәвалау алуына кеше ышанычлы булырга һәм ул авыруны җинеп чыгуга омтылуда ялгыз түгеллеген тоярга тиеш.
Бүген Әлмәт районында Ново-Михайловка авылы янында ЮТҺ булды. «Казан – Азнакай» рейс автобусы белән йөк автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. МСЧнә биш зыян күргән кеше тапшырылды: алардан 2 кеше (хәлләре кәнәгатьлегә якынрак) хастаханәгә урнаштырылды, 3се – амбулатор дәвалауга җибәрелде. ЮТҺ урынына Әлмәтнең ашыгыч медицина ярдәменең 3 табиб бригадасы һәм Җәлил п. ашыгыч медицина ярдәменең 1 фельдшер бригадасы чыктылар.
Бер көн элек Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов эш визиты белән Баулы РҮХнә килеп китте. Ул капиталь ремонттан соң бүлекләрне карап чыкты, медицина персоналы һәм пациентлар белән очрашты. Визит ахырында эш киңәшмәсе уздырылды, анда капиталь ремонтны дәвам итү һәм үзәк район хастаханәсен информатизацияләү мәсьәләләре турында фикер алышынды.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында делегация белән ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Сергей Осипов очрашты. Очрашу барышында ул тулаем алганда сәламәтлек саклау системасы турында сөйләде, тармак өчен төп мәсьәләләрдә туктады. Яклар, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында төш медицинасының һәм радиацион онкологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Делегациянең визит программасында Казан шәһ. алдынгы профильле медицина һәм белем бирү оешмаларына бару планлаштырылган.
«Бөгелмә РҮХ» ДАССОда «Нәтиҗәле төркемне төзү» темасына психологик күнегү узды, анда РҮХнең структур бүлекчәләренең җитәкчеләре катнашты. Университет үлчәүләре буенча бу һөнәри белемнәрнең, практикачыл осталыкның һәм социаль күрсәтмәләрнең үсешенә юнәлгән интенсив укытуның 5 пары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International