Татарстанда эш визиты белән – ERES (Exploraciones Radiológicas Especiales S.L.) Испания компанияләре төркеменең делегациясе. Рубен Дэль Посо Ирибаррия җитәкчелегендә делегация прграммасы чикләрендә 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсенә, Республика клиник онкология диспансерына, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә, «ТР ССМ РКОД» ДАССОның Яр Чаллы филиалына, «ТР ССМ РКОД» ДАССОның Әлмәт филлиалына, Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, «АВА-КАЗАН» клиникасына һ.б. килеп китү алдан исәпкә алынган киң программа планлаштырылган. Испания ягының визит максаты – бердәм предприятиегә инвестицияләрнең максатчанлыгын билгеләү өчен мәгълүматлар җыю.
Бүген «Биек Тау район үзәк хастаханәсе» ДАССОда пациентларның Ак Барс Страховкалау төркеменең вәкилләре белән очрашуы узды. «Түләүсез медицина ярдәмен күрсәтү вакытында страховкаланган гражданнарның яклау хокукларын тормышка ашыру» дигән тема – бик актуаль.
5 июльдә ТНВ телеканалының эфирында, 18.00дә, «Сәламәт буласың килсә... Фәридә Габитова белән» дигән телепрограмманың чираттагы чыгарылышын карагыз. БРКХ ДАССОсы ТР буенча «Профилактика һәм кешенең сәламәтлеген саклау үзәге» РИОсы белән бергәләп хәзерләнгән бу чыгарылышта сүз халык арасында ГТОны, массаларга физкультураны тарату буенча иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген популярлаштыру турында барачак. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен махсус бүлектә БРКХ педиатры, бүлек мөдире Лилия Зиатдинова һәм хастаханә клоуны Вжика ничек һәм ни өчен физкультура белән шөгыльләнергә кирәк турында сөйләячәкләр. Проект ТР Хөкүмәтенең НКО грантының акчаларына оештырылган.
Яшел Үзән РҮХдә «Мәҗбүри медицина иминияте системасында страховкаланган гражданнарның хокукларын яклауны тормышка ашыру» темасына түгәрәк өстәл уздырдылар. Шундый очрашулар 2012 елдан башлап уздырылалар. Түгәрәк өстәлнең эше белән ТР Яшел Үзән шәһ. һәм Яшел Үзән районында «Ак Барс-Мед» СК» ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалының директоры Ирина Тыгина, Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ибрашева һәм «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның баш табибы Илгиз Хидиятов җитәкчелек иттеләр.
Ике ел рәттән ТР суд медиклары Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итәргә республиканың кечкенә шәһәрләренә баралар. Бу юлы бәйрәм итү урыны дип Мамадыш – Вятка елгасындагы матур шәһәр сайланды.