ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның «Азино» балалар сырхауханәсе җирлегендә «Профилактик һәм социаль педиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән белем бирү циклының беренче шөгыле булды.

Циклны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында Россия ССМның  «Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның сырхауханә һәм социаль педиатрия кафедрасы белән бергә  «ТР ССМ БРКХ» ДАССОсы оештырды.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары чикләрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлы башкаручы  Рөстәм Миңнеханов ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Президенты Аппаратының җитәкчесе  Әсгат Сәфәров һәм башкалар озатып бардылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 154кә артты (бәхетсезлек очракларына һәм бала табуларга чакырулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 15кә, янгыннар буенча – 1гә, бала табулар буенча – 5кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 32гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 19га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 152гә артты. 

Бүген Медицина университеты клиникасының В.С. Груздев исемендәге бала тудыру йортында Балаларны яклау көненә багышланган чаралар чикләрендә Казан шәһ. Дәүләт автоинспекциясе «Яңа тормышны саклыйк» дигән профилактик акцияне уздырды. Яхшы гадәткә кергән акция яңа гына ата-ана булган кешеләр беренче көннән башлап үз балаңның тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгыртуга өйрәтергә чакыра. Бүген бала тудыру йортыннан чыккан 15 сабый бүләккә балалар автокреслоларын алдылар.

Халыкара балаларны яклау көне чикләрендә гадәттәгечә Казан шәһ. «7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда хезмәт күрсәтү районының балалары катнашуында чаралар уза. Бүген «Тин-клиник» дигән балаларга һәм яшьүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең волонтерлары-укучылары Казан шәһ. Мәскәү районының 317нче номерлы Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен арт-терапия шөгыльләре төрендә «Балалыкның салават күпере» акциясен уздырдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм тәбигать байлыклары  министрлыгының хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган  «Медицина десанты» акциясе уздырылды. Табиблар-терапевтлар һәм медицина хезмәткәрләре артериаль кан басымын үлчәделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирделәр. Шулай ук артериаль кан басымының күтәрелү сәбәпләре турында фильм күрсәтелде, сәламәтлек торышын регуляр тикшерү өчен «үзеңне үзең тикшерү көндәлекләре» өләшенде.

Бүген, 2015 елның 1 июнендә «Студенческая» сырхауханәсенә Казан шәһ. «Сәламәтлек саклауны оештыру» циклын уздыру чикләрендә Кырым Республикасының баш табиблар делегациясе килеп китте.

Акциянең оештыручылары: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясенең сырхауханә педиатриясе курсы белән педиатрия кафедрасы  (каф.мөдире – профессор, м.ф.д. Д.И. Садыйкова), Казанның «Студенческая»  сырхауханәсе.


30
май, 2015 ел
шимбә
Белем бирү мәктәбенең чикләрендә эксперименталь операцияләр бүлмәсендә махсус әзерләнгән мәгълүматлар белән мастер-класс булачак. Анда баш сөяге нигезенең һәм гипофиз чокырының эндоскопик эндоназаль хирургиясенең аз инвазив техникасы – элекке вакытта мөмкин булмаган операцияләрне эшләргә рөхсәт биргән техника – тәкъдим ителәчәк. Бүген бу методика – аз инвазив нейрохирургиядә иң инновацион юнәлеш һәм гадәттәге методикалар белән чагыштырганда пациентлар өчен берничә дәгъвасыз өстәнлеккә ия. Алар арасында – иң аз травма булу һәм нәтиҗәдә операциядән соң аякка бастыру вакытын, шулай ук пациентларда өзлегүләр үсешенең рискын киметү.
Барысы бу елда спорт уеннарында республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 600 артык кеше һәм 14 команда катнашты. «Сәламәтлек–2015» Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча «Олимп» спорт комплексының җирлегендә төрле зачет группаларында җиңүче командаларны бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International