ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе

12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Бу көн очраклы гына сайланмаган, Кызыл Хач Халыкара оешмасының карары буенча ул Англиянең шәфкать туташы Флоренс Найтингейл хөрмәтенә, аның туган көнендә билгеләнә. Чынлыкта бәйрәмгә инде 100 ел булса да, ул 1971 елда гына оештырылган иде. Россиядә бәйрәм 1993 елдан башлап билгеләнә.

Табиблар фикере буенча, авыручыларны тәрбияләүнең 80% кадәр шәфкать туташларына туры килә. Бу авыр эш зур җан җылылыгын һәм чыдамлыкны таләп итә. Кайвакыт шәфкать  туташларына авыру нәтиҗәсендә бик күп нәрсә бәйле. Алар эш көннәрендә дә һәм бәйрәмнәрдә дә үзләренең постларында. Алар, түбән эш хакына һәм һөнәрнең кечкенә абруена карамыйча, фидакарь эшлиләр. Бу көн бөтен шәфкать туташларын берләштерә.

Республиканың медицина оешмаларында бүген 35 меңгә якын шәфкать туташы эшли.

Талпаннар көчле вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) таратучы булып торалар. Аларның активлык пигы нәкъ майга, июнь башына туры килә.

Талпан энцефалиты белән авырып китү вакытында инкубацион чор яисә йоктыру мизгеленнән башлап беренче клиник билгеләр килеп чыгуга хәтле 7 тәүлектән башлап 30га кадәр (уртача 7–14 тәүлек) тәшкил итә. Талпан энцефалитының башлануы ешрак көчле булуы, температура 39–40 º С кадәр күтәрелү һәм дерелдәү килеп чыгу белән сыйфатлана. Яктыдан курку, күз алмасында, йоту вакытында тамакта авыртулар һәм тамакның кызаруы билгеләнергә мөмкин. Мускул авыртулары (муенда, җилкәләрдә, аяк-кулларда, күкрәк һәм арканың бил бүлекләрендә) борчыйлар.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

11
май, 2015 ел
дүшәмбе

1941–1945 елларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларының медицина тәэминәтенә Татарстан Республикасының ашыгыч медицина ярдәменең 148 бригадасы, Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 6 бригадасы, 5 медицина пункты эшкә тартылдылар. Көн саен ГТХнең медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү һәм зыян күргән кешеләрне медицина эвакуацияләве өчен Ми-2 вертолетында очулар ясау өчен Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 1 бригадасының дежурлыгы оештырылды. Медицина ярдәме артыннан барысы 19 мөрәҗәгать теркәлде, шул санда 12 бала, 1923 һәм 1926 елларда туган ике БВС ветераны. (Казанда – 14 мөрәҗәгать, шул санда 8 бала. Әлмәттә – 5 мөрәҗәгать, шул санда 4 бала). Ике ветераны да РКХ-2 ДАССОның реанимация бүлегенә тапшырылдылар. Медицина ярдәмен күрсәтүдән соң 17  мөрәҗәгать иткән кеше амбулатор дәвалауга җибәрелде.


10
май, 2015 ел
якшәмбе

Бүген «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең атказанган хезмәткәре» – мактаулы исеменә лаек булган хезмәткәрләр хөрмәтенә «Дан Скверында» исемле агачлар утыртуның тантаналы церемониясе узды.  «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең атказанган хезмәткәренең»  «Дан Скверы» 2014 елда оештырылган, анда 27 кәстәнә утыртылган иде. 

ЮТҺ нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән, алар арасында 3 бала (аларның берсе урында һәлак булган). ЮТҺ урынына Казан шәһ. АМЯСнең 1 табиб һәм 4 фельдшер бригадалары чыкканнар. 2 бала уртача авыр хәлдә БРКХнә урнаштырылды. 3 өлкән кеше 12нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылды, берсе авыр хәлдә, икесе уртача авыр хәлдә.

9
май, 2015 ел
шимбә

Җиңүнең 70-еллыгы, һичшиксез, 2015 елда Россиядә яшәүчеләр өчен иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булачак. Бөек Ватан сугышыннан вакыт узу белән ничек тә без ерагайсак та, тирә-юньдә барысы да ничек кенә алмашса да, аңа, безнең ватандашларыбызның искиткеч батырлыгына мөнәсәбәт үзгәрми – тормышка төрле карашлы буыннарның, халыкның вәкилләрен берләштерүче булып кала. Ә шуңа күрә Җиңү – илнең меңъеллыктан артык тарихында мөһим этабы, данлыклы үткән заман өчен горурлык кына түгел, ләкин үзебезне бердәм халык булып хис итәргә мөмкинлек бирә торган мәңгелек гомуми хәзинә дә.

Бөек Ватан сугышы елларында медицина хезмәте эшләгән эшләрнең үткән елларда охшашлыклары булмаган, әмма сугышның үзенең дә киңлеге, шәфкатьсезлеге һәм кан коюы буенча охшашлыклары булмаган. Табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына, санитар кызларына фронтта гаскәрләргә медицина ярдәмен күрсәтергә генә түгел, ләкин сугышның мөһим мизгелләрендә кулга коралны алырга туры килгән.

 

Хөрмәтле ветераннар! Җиңүгә сезнең кертелгән өлешегез өчен тирән рәхмәт һәм хөрмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләчәккә якты өметләр, рухи күтәренкелек һәм чиктән тыш күп гайрәт телим.

 
Министр А.Ю.Вафин

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

БРКХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның реанимация бүлегендә паллиатив дәвалауда озак булучы балаларның ата-аналары белән очрашуы булды. Республиканың ССМ җитәкчесенең гадәтке кергән инде мондый визитлары авыр тормыш шартларына эләккән, каты авыручы балаларның гаиләләренә һәм ата-аналарына адреслы ярдәмне күрсәтүгә юнәлгән.

Онкологик авырулардан үлемнәр санын киметү илнең регионнары алдында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән куелган бурычларның иң мөһиме булып тора. Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә кебек ук,  шешләр Татарстан Республикасы халкының үлем сәбәпләре арасында икенче урын алып торалар, 15,5% якын чагыштырма авырлык белән. Онкологик авырулардан үлгән кешеләр санын киметүгә юнәлгән чараларны гамәлгә ашыруда мөһим роль халыкка беренчел медицина ярдәмен күрсәтүче медицина оешмаларында. Онкологик авырулар вакытында халыкка медицина ярдәмен камилләштерү максатында сәламәтлек саклауның беренчел буынының эшчәнлеге белән оештыру һәм методик җитәкчелекне Татарстанның баш онкология оешмасы, «ТР ССМ РКОД» ДАССОсы тормышка ашыра.
Хөрмәтле коллегалар! Халыкара катнашу белән Республика «Ратнер укулары. Балалар неврологиясенең чик буендагы мәсьәләләре: соматика һәм психоневрология» дигән фәнни-гамәли конференциянең оештыру комитеты невролог, психиатр, педиатр, гомуми практика табибларын катнашырга чакыра. Конференция 2015 елның 28–29 маенда узачак. Уздыру урыны – «Казан» Гранд-отеле, адрес: Казан шәһ., Петербургская ур., 1 (8 сәг.30 мин. башлана). Ахырда кредитлы баллар белән катнашучы сертификатлары биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International