Бүген Түбән Камада «Үзәк базарында» «Кан басымыңны үлчә» дигән акция узды. Ике сәгатъ эчендә монда медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре дежур тордылар һәм бөтен теләүчеләргә кан басымын үлчәделәр.
Татарстанның районнарында модульле ФАПларны ачу Республика максатлы «2012–2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырыла. Бүгенге көнгә бу ФАП районда сигезенче, якындагы вакытта Иске Кәшер һәм Кәүҗияк торак пунктларында тагын ФАП ачылуы булачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Казан ДМУның инициативасы буенча Казан шәһ. төп сәүдә йортларында «Кан басымыңны бел» дигән акция узды. Акцияне уздыру вакытында КДМУ дәвалау, медик-профилактика факультетларыныңстудентлары, шулай ук медик-фармацевтик көллиятенең укучылары бөтен теләгән кешеләрнең кан басымын үлчәделәр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты Казанда яшәүчеләрне һәм каланың кунакларын 14 майда (пәнҗешәмбе) 13.00 сәг. сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Без сәламәт! Кушылыгыз!»акциясенә «Хезмәт резервы» стадионы янына М. Горький исемендәге МЯҮПна чакыралар. Акция йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының һәм Казан медицина университетының Актлар көне чикләрендә уза.
РКДҮнең урта медицина персоналы «Сәламәтлек белән көч җый!» дигән флэшмобны уздырды. Чара Халыкара шәфкать туташы көненә багышланды. Флэшмобда катнашучылар медицина викторинасының сорауларына җавап бирделәр һәм РКДҮнән бүләкләр алдылар, аннан соң үзәк алдындагы мәйданчыкта музыка астында күнегүләр уздырдылар. Акциядә РКҮДнең 150 шәфкать туташы һәм медбраты катнашты.
Чара бергәләп Бөтенроссия «Зачет күнегүе» акциясенең чикләрендә уздырылды.
2015 елның 15 һәм 16 маенда Республика клиник хастаханәсе һәм ЮМТ Белем бирү үзәге җирлегендә очаның ашыгыч һәм планлы хирургиясе мәсьәләләренә, шулай ук шокка каршы чараларга багышланган мастер-класс булачак. Чарага Татарстан, Марий-Эл Республикаларының, Самара, Оренбург, Омск, Иркутск, Ростов өлкәләренең һәм Санкт-Петербург шәһ. травматологлары-ортопедлары чакырылдылар. Лекторлар төркеме: м.ф.д., ТОҮИның профессоры, курс рәисе Лазарев А.Ф.; м.ф.д., РМДСББАнең профессоры, ШКХ № 36, Литвина Е.А.; м.ф.д., РХДУның профессоры, ШКХ № 20, Гыйльфанов С.И.; Боткин исемендәге ШКХнең м.ф.к., бүлек мөдире Донченко С.В.
Алар барысы да беренче булу хокукына лаеклы. Чөнки алар – безнең коткаручы хатын-кызларыбыз. Алар ата-аналарыбызны, балаларыбызны, безне сәламәтләндерәләр. Алар безгә елмаюлар һәм шатлык бүләк итәләр, хәтта үзләренә гашыйк итәләр. Бу сокландыргыч, күңел күтәренкелегенә һәм һөнәрлеккә бай хатыннарга, кызларга, безнең ягымлы шәфкать туташларына без мохтаҗ. Алардан башка бер дәвалау-профилактик оешмасын да күз алдына китереп булмый. Аларга табиб билгеләве буенча дөрес дәвалау һәм авыруны кисәтү буенча профилактик эш бәйле.