ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Дәвалауның заманча ысулларын кертү ТР «АМЯХ» ДАССОсының визит карточкасына әйләнә башлады. 54 яшьлек пациент Г. инсульт шиге белән хастаханәгә китерелде. Үткәрелгән комплекслы тикшерүдән соң диагноз куелды: баш миенең сул маңгай өлешенең кечкенә зурлыктагы фибрилляр астроцитомасы. Беренче тапкыр Яр Чаллы шәһ. ТР «АМЯХ» ДАССО җирлегендә  ультратавыш диагностикасы табибы Венера Якубова нейрохирурглар бригадасы белән бергә 3D-режимда баш мие  шешенең интраоперацион ультратавыш нейронавигациясен ясады. Бу шешнең төгәл урынын билгеләргә, аны баш мие тукымасының минималь җәрәхәте белән радикаль кисеп алырга рөхсәт итте.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
27 майда «Йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның көнүзәк сораулары. Табигать-чыганак инфекцияләре» Республика фәнни-гамәли конференциясенә чакырабыз.
Конференция чикләрендә Татарстан Республикасында йогышлы патологияләре булган авыруларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру сораулары каралачак, табигать-чыганак инфекцияләре (талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, геморрагик бизгәкләр, гельминтозлар һәм паразитозлар, котыру, малярия, лептоспироз) буенча докладлар күрсәтеләчәк, вакцинопрофилактика, пневмококк инфекциясенең көнүзәк сораулары, озакка сузылучан вирус гепатитларын дәвалауның заманча ысуллары  турында сөйләшенәчәк, аеруча куркыныч инфекция шиге булган авыруны ачыклаганда медицина оешмасы эшенең алгоритмнары күрсәтеләчәк.
30 майда «Түбән Кама үзәк район хастаханәсе» ДАССО җирлегендә «Травматология-ортопедиянең көнүзәк сораулары. Травматология - ортопедия авыруларына югары технологияле ярдәм» конференциясе үткәреләчәк. 
2014 елның 19 маеннан башлап 23 маена кадәр Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1416 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 399 кеше, кабаттан баручылар – 1017 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1416 литрны тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1416 литр. Донор көннәре Энергоуниверситетта (4 көн) һәм 114 нче мәктәптә Донор балигъ булу көне уздырылдылар, аларда 246 донор катнашты.

24
май, 2014 ел
шимбә
Балалар хосписы бинасында Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов катнашуында шимбә өмәсе үткәрелде. Чарада шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Анжела Вавилова исемендәге фондка нигез салучы Владимир Вавилов, подряд оешмаларның җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар.
Балалар хосписы территориясендә чыршылар утырттылар, бинаның бүлмәләрен җыештырдылар.
Исегезгә төшерәбез, 20 кешегә, 12 урын стационар өчен һәм 8 урын көндезге стационар өчен, исәпләнгән Балалар хосписы 2 июньдә ачылачак. Хосписта шулай ук аналар өчен билгеләнелгән бүлмәләр, уен бүлмәсе, медицина ярдәмен күрсәтү өчен бүлмә бар. Стационарда нык авыручы балалар урнаштырылачак, анда алар һәм ата-аналар үзләре медицина ярдәмен, шулай ук иҗтимагый ярдәмне ала алачаклар.

23
май, 2014 ел
җомга
«Спорт өчен медицина-2014» IV Бөтенроссия конгрессы чикләрендә Студентлар сырхауханәсенә Россия Федерациясе субъектларының физкультура хезмәтләре табиблары, шулай ук Балтия илләренең, СНГ, Европа и СШАның вәкилләре килеп киттеләр.

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Балалар көлгәнне яратам» дигән исем астында БРКХнең онкогематология бүлегенең кечкенә пациентлары өчен бүген дәвалау оешмасының китапханә-мәгълүмат үзәгендә балалар язучысы Андрей Усачёв иҗатының әдәби - музыкаль презентациясе булды.
Бу - искиткеч балалар язучысының әсәрләре дөньясына мавыктыргыч һәм бик кызыклы сәяхәт. Андрей Усачёвның китаплары мәрхәмәтле һәм үткен юмор, күңелле һәм көтелмәгән маҗаралар белән тулы. Язучының иҗаты белән балаларны Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре таныштырдылар.
19-20 майда Казан дәүләт медицина университетының 200-еллыгына багышланган «Акушерлыкта кичектергесез халәтләр» Халыкара семинары булды.
Семинарны үткәрү КДМУның 1нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы хезмәткәрләренең Америка-австрия Фондының җитәкчелеге белән, шулай ук акушерлыклар һәм гинекология сферасында Халыкара төп һәм тирәнтен дипломнан соң белем алу департаменты башлыгы белән, Вена шәһ. медицина университетының Дипломнан соң укыту буенча комиссиясе рәисе, профессор Кристиан Дадак белән үзара нык тәэсир итешүләре аркасында мөмкин булды.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе

«Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда  Я. пациент-хатынның карынындагы баласының антенаталь үлүе факты буенча җинаять эше кузгату белән сәбәпле сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкара торган С.А.Осипов боерыгы буенча хезмәт тикшерүе башланды. Карындагы бала үлеменең ахыргы сәбәбе суд-медицина ярып каравы нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.

Шуның белән бергә йөкле Я-дә өзлекләр үсешенең югары рискы фонында Үзәкнең белгечләре яшь хатынның бала табу функциясен саклап кала алдылар.

Бөтен карарлар тикшерү тәмамлангач һәм тикшерү органнары эшенең нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International