ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Укыту үзәгендә Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОның җирлегендә барлыкка килгән Укыту үзәгендә 2014 елның 4 ай буена укуны 678 кеше, шул санда 550 медицина хезмәткәре һәм 128 медицина белеме булмаган хезмәткәр, узды. Укыту «Госпитальгә (кергенче) кадәр этапта медицина ярдәмен күрсәтү» темасы буенча уздырылды. Укыту тәмамлангач эштә киләчәк куллану өчен, Россия ССМ КДМА ӨҺББ ДБББОсы белән бергә Ашыгыч медицина ярдәме станциясе  белән эшкәртелгән һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән расланган «Госпитальгә (кергенче) кадәр этапта медицина ярдәмен күрсәтү» протоколлары һәм таныклыклар бирелделәр.

2014 елның 22–23 маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе җирлегендә ел саен була торган «Спорт өчен медицина –2014» дигән халыкара катнашуы белән IV Бөтенроссия конгрессы булачак. Эшләү еллары эчендә Конгресс спорт медицинасының көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Россия Федерациясендә иң эре мәйданчыкка әйләнде. Конгресс эшендә Россиянең 70кә якын регионыннан 5000 артык белгеч, шулай ук Балтия, БДБ һәм Европа, АКШның вәкилләре катнаштылар. Конгрессны оештыручы булып «Спорт медицинасы һәм авыруларны һәм инвалидларны реабилитацияләү буенча Россия ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тора. Бу елларның бөтенесендә чара РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Спорт министрлыгы, Россиянең Олимпия комитеты, Россиянең Параолимпия комитетының өзлексез булышуларында узды. «Спорт өчен медицина –2014» дигән конгресс Россия ССМның Фәнни-гамәли чаралар планына (Россия ССМның 2014 елның 31 мартыннан 146 номерлы боерыгы), Россия Спорт министрлыгының Фәнни-гамәли чаралар планына (Россия Спорт министрлыгының 2014 елның 3 мартыннан 110 номерлы боерыгы) кертелгән. Конгресс чикләрендә пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, эш киңәшләре планлаштырыла.  «Спорт өчен медицина –2014» дигән конгресс Күргәзмәсендә медицина җиһазлары, фармакология һәм нутрицевтиклар сәнәгасының иң яңа дөнья һәм ил эшләнмәләре тәкъдим ителәчәкләр.


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


17
май, 2014 ел
шимбә
Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова кушуы буенча Төркиядә ял итү вакытында зыян күргән пациент Казанга күчерелде. Күчерү медперсонал белән булган штаттагы ФМБА авиатранспорты белән үтәлде. Казанда пациентны Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең бригадасы каршы алды. Аннары пациент РКХнең травмаүзәгенә җиткерелде һәм урнаштырылды. Пациентның хәле тотрыклы, урта дәрәҗәдәге авырлыкта, уңай динамика белән. Күчерү вакытында начарлану билгеләнмәде.

16
май, 2014 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын шимбә көнне 17 майда 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

Программаның төп темасы артериаль гипертонияне профилактикалауга багышлана. Артериаль гипертонияне нигә әкрен үтерүче дип атыйлар? Кан басымының нормаль күрсәткечләре нинди булырга тиеш? Бу һәм башка сорауларга РКХ белгечләре җавап бирәчәкләр. «Сәламәтлек саклау бүген» рубрикасы РФ сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцованың Казанга эш буенча килүе турында махсус сюжет тәкъдим итә.

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасын шимбә көнне 17 майда 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика халкын медицина белән тәэмин итүнең беренчел буынын яңарту буенча эш дәвам итә. Бу елда бөтен муниципаль оешмаларда беренчел сәламәтлек саклау объектларында эшләр гамәлгә ашырылалар.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «11нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Бригаднова Анжелика Юрий кызы билгеләнде.

ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «11нче номерлы Шәһәр хастаханәсе»ДАССОның баш табибы вазыйфасына Хәмидуллин Марат Миндияр улы билгеләнде.

2014 елның 27 маенда Казан дәүләт медицина академиясендә «Йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре. Табигый-чыганаклы йогышлар» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Конференциянең максаты булып хәзерге заман эпидемиология халәтен исәпләү белән, табигый-чыганак йогышлы авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләрен һәм йогышлы патологиянең башка көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерү тора.Конференция чикләрендә Татарстан Республикасында йогышлы патология булган авыруларга медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре карап тикшереләчәк, табигый-чыганак йогышлар (талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, гемморагик бизгәк, гельминтозлар һәм паразитозлар, котыру авыруы, малярия, лептоспироз) буенча докладлар тәкъдим ителәчәк, пневмококк йогышын вакцинопрофилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре, хроник вирус гепатитларын дәвалауның хәзерге заман алымнары буенча фикер алышыначак, аеруча куркыныч йогышка шик булган авыручыны ачыклау вакытында медицина оешмасы эшенең алгоритмнары тәкъдим ителәчәк.

Халыкара семинарда сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов, Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов, акушерлык һәм гинекология өлкәсендә Халыкара дипломнан соң төп һәм тирәнтен белем бирү департаменты башлыгы, Вена шәһ. Медицина университетының дипломнан соң укыту буенча комиссиясе рәисе, профессор Кристиан Дадак катнашачаклар. Чаралар Казан Гранд Отелендә (Казан шәһ. Петербург ур.,1) һәм КДМУ бинасында ( Казан шәһ., Бутлеров ур., 49) узачак. Кичектергесез халәтләр акушерлыкта иң көнүзәк медицина мәсьәләләренең берсе булып торалар һәм алар ашыгыч дәвалау чараларын уздыруны таләп итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International