ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2010 ел
шимбә
2009 елда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 14 меңнән артык операция ясала. 2008 ел белән чагыштырганда, операцияләр саны 1,4 процентка арта. Югары технологик медицина ярдәмен алучылар саны ике тапкырга күбәя.

19
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
Дару препаратларын җитештерүчеләр яшәү өчен мөһим булган даруларга бәяне 1 апрельгә кадәр сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәттә теркәргә тиеш. Бүгенге көндә исемлеккә керә торган даруларның 25 проценты гына теркәлгән. Бу турыда журналистларга Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова белдерде.

14
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе
1 гыйнвардан Россиядә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга бәяләр дәүләт тарафыннан җайга салыначак. 6 августта Россия Федерациясе ХөкүмәтеКеше гомерен саклап калу өчен әһәмиятле һәм кирәкле булган даруларга бәяләрне җайга салуны камилләштерүтурында Карар кабул итә. Аны эшләүдә Татарстан Республикасы Тарифлар комитеты да катнаша. Әлеге документ бәяләр үсүен контрольдә тота һәм җайга сала алачак, дип белдерде бүген журналистларга биргән әңгәмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева
2009 елның декабрендә Татарстаннан 12 табиб Берлинда стажировка үтеп кайтты. Стажировка программасы Германиянең Вивантес сәламәтлек саклау концерны партнерлары белән берлектә Мәскәүнең ИТЭК компаниясе тарафыннан әзерләнгән. Vivantes International Medicine Германиядә 9 клиника, авыруларны һәм картларны карау буенча 12 учреждение, тернәкләндерү үзәге булган эре концерн
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Менделеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә яңа баш табибны тәкъдим итте. Мөслим Гилев моңа кадәр Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары, шәһәр Башкарма комитеты дәвалау бүлеге башлыгы вазифаларын башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International