"Лапароскопия, эндоскопия буенча сораулар калмады, операция өстәлен, хирургия утын алыштырдык, Холтер АД һәм Холтер ЭКГ аппаратларын сатып алынды, үзәк стерилизация бүлеген яңартылды (форвакуум машинасы, инструментлар өчен юу машинасы, сыгылмалы эндоскопияне стерилизацияләү өчен аппарат), стационарда хәзер матраслы 20 функциональ карават бар," - дип хастаханәнең баш табибы Яруллин Эльдар шатлыгы белән уртаклашты.
14 октябрьдә Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни-клиник үзәге базасында хирургия бүлегендә әйдәп баручы белгечләр катнашында оча-бот буынының артроскопиясе буенча мастер-класс узачак.
Яр Чаллының 7нче шәһәр сырхауханәсенең мобиль бригадасы «РИАТ»ААҖ бүлекчәләрендә вакцинация үткәрә. Бүген предприятиенең 68 хезмәткәре "Спутник V" препараты белән вакцинацияләнде.
Кама Тамагы район үзәк хастаханәсендә «Наркологик авыруларны профилактикалауда ведомствоара хезмәттәшлек роле һәм эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлемен киметү. Халыкта наркотизацияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру нигезләре» семинар-киңәшмә узды.
Түбән Кама районының медицина профилактикасы буенча табиб энергетик эчемлекләрнең зыяны һәм энергетикларны алкоголь белән кушып куллануның зыяны турында сөйләде.
17 октябрьдә мобиль поликлиника Карамалы Тау табиблык амбулаториясенә күчәчәк.ТР ССМ «мобиль поликлиника» проектын гамәлгә ашыру Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Табиб-онколог Евгения Горшкова риск факторлары, профилактика турында сөйләде һәм сөт бизләрен тикшерү ысулларын тасвирлады.
«Мамадыш РҮХ» ДАССУ хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтә. Прививка «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V») вакцинасы белән мускулга яки назаль ясала
Сәнгать мәктәбе балалары ватан, йорт һәм табигать турында рәсемнәр ясыйлар. Волонтерлар рәсемнәрне һәр тартмага җентекләп туплыйлар, шунда ук сакчыларыбызга изге теләкләр белән кулдан язылган язмалар куя.
Күрү – минус 7, калын пыялалы күзлекләр - Чаллыдан Исмәгыйл Төхфәтуллин дөньяны томандагы кебек күрә иде. Хәзер аңа 5нче шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлегендә операция ясадылар һәм ул күрүнең нәрсә икәнен белде.